Әйтер сүзем бар
-
Шаурма (рецепт)
Әзер лавашны җәеп салырга, кетчуп, майонез сыларга, кыздырылган тавык түшен турарга, кәбестә белән кишерне ваклап, тоз борыч сибәргә, помидор һәм кыяр турап салырга, угычтан каты сыр уарга, яшелчәләр өстенә кетчуп майонез агызырга һәм җайлап төрергә. Аз гына май салынган табада ике ягын кыздырып алырга. Шаурма эченә кем нинди яшелчә ярата...
-
Мичтә пешкән горбуша балыгы
Балыкны чистартып, турап пыяла савытка тезәбез. Соус әзерлибез: тирәнрәк савытка бер өлеш су, ике өлеш майонез, бераз тоз, тәмләткеч салып, миксер белән күпертәбез, шул соусны балык өстенә агызабыз. Савытның өстен фольга белән каплап, тишекләр ясап чыгабыз, "капкач"ның бер почмагы ачык калса да була, алайса соус кайнап агып чыгарга мөмкин. 45-50...
-
Йомыркадан рулет (РЕЦЕПТ)
Рулет өчен: 3 йомырка, 100 грамм майонез, 2 чәй кашыгы он, 1 чәй кашыгы куркума, 100 грамм каты яки йомшак сыр.
-
Тылсымлы акбур
Күпкатлы йортларның түбәнге катынды яшәүчеләр дә, үз йортларында яшәүчеләр дә кайчакта дымлылыктан интегә. Дымлылык югары булу сәбәпле, шкафтагы кием-салымнан да ис килә башлый. Моннан котылу өчен акбур таякчыкларын кием арасына тыгып куярга кирәк. Акбур дымны, начар исләрне үзенә сеңдерә, җиһазны да артык дымлылыктан бозылудан саклый.
-
Сары тапны бетереп була
Ак төстәге кием киеп йөргәндә тирләүдән сары таплар барлыкка килә. Бу тапларны түбәндәге катнашма белән бетерергә була. Бер чәй кашыгы савыт-саба юу өчен кулланыла торган сыеклык, дүрт аш кашыгы водород перекисы, ике аш кашыгы чәй содасы салып ясалган эремәне тапка сөртергә, кием щеткасы белән бераз ышкып алырга да 1-2 сәгатькә...
-
Тешләрне дә агартырга мөмкин
Энҗе бөртекләре кебек тезелеп киткән тешләр кемнәрне генә кызыктырмый? Бар кешегә дә Ходай тарафыннан андый матурлык бирелмәгән шул. Көндәлек кулланыла торган ризыклар да тешләрнең төсен үзгәртергә мөмкин. Шулай да бар булганын саклап, өй шартларында да тешләрне агартырга була икән. *Чәй содасына бераз су салып, ботка сыман булгач, щетка ярдәмендә ике...
-
Алмалы коймаклар (рецепт)
Пешерү тәртибе: Алма белән шикәр комын кушып яхшылап болгатабыз, кефир, тоз кушкач тагын бер кат бутыйбыз. Сода, он салгач, артык куе булмаган камыр килеп чыгарга тиеш. Алманы телемләп турыйбыз. Кызган майлы табага камырны салып чыгабыз. Камыр өстенә алмаларны тезәбез, тагын бераз камыр салабыз. Ике яктан кыздырып алабыз. Әзер булган коймакларның...
-
Кышка салат (рецепт)
Әзерләү өчен ниләр нирәк? 1әр килограмм фасоль, кишер, баллы борыч, 2,5 килограмм помидор, бер баш сарымсак, 300 миллилитр сыек май, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы.
-
Рассольник (рецепт)
Рассольник өчен: 3 кг кыяр, 3 кг помидор, 700 грамм суган, 500 грамм кишер, 300-400 грамм перловка (бераз пешереп алырга), 350 грамм үсемлек мае, 4 аш кашыгы тоз, түгәрәк борыч, лавр яфрагы, 3-4 аш кашыгы томат пастасы. Барысын бергә салып 30 минут кайнатырга, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе...
-
Бавырсак (рецепт)
Бавырсак камыры өчен: 6 йомырка, 100 мл сөт, 0,5 чәй калагы көпшәкләндергеч, 1 аш кашыгы шикәр комы, тоз, чама белән он. Кыздыру өчен үсемлек мае, өстенә сибү өчен шикәр оны. Эш тәртибе: 1 . 6 йомырканы миксер ярдәмендә яхшылап киптерергә. 2. Шуңа 100 мл сөт, 0,5 чәй калагы көпшәкләндергеч, 1...
-
Сыр, йогырт һәм чили борычы белән пешерелгән яшелчәләр
Әлеге ризыкны пешерү өчен: 3 баклажан, 3 болгар борычы, 1 кызыл чили борычы, 3 помидор, 200 грамм сыр, 400 мл йогырт, бал кашыгы очында төелгән кара борыч.
-
Бәрәңге-гармун (РЕЦЕПТ)
Бәрәңгене кеше санына карап алырга. Бәрәңгеләрне буйга урталай ярырга, телемләп кисеп чыгарга, әмма ахырына кадәр түгел (гармун сыман), араларына чиратлап ветчина, помидор тыгарга, өстенә эре угычтан уылган сыр сибәргә һәм мичкә "озатырга". Табынга биргәндә өстенә кисәкләп атланмай салырга һәм яшелчәләр белән бизәргә. http://intertat.ru
-
Тутырылган помидор
Помидорның өстен кисеп эчен аласы. Помидор йомшагын, майонез һәм сарымсакны блендер белән болгатып соус ясарга. 6 помидор өчен эчлек: 300 грамм фарш, 1 стакан дөге, 2 суган, 3 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы майонез, чама белән тоз, борыч, каты сыр.. Эш барышы: дөгене бүрттерергә, фарш һәм суганны кыздырып алырга. Барлык...
-
Ник алданрак хәбәр итмиләр?
Мәктәпләрдә укулар башланырга да өлгермәде, балаларга ГТО нормаларын тапшыру өчен дәваханәдән белешмә кирәк булуын әйттеләр. Һәм барлык әти-әниләр, эш урыннарыннан сорап, дәваханәгә ашыкты. Минем үземә дә берничә тапкыр дәваханә юлын таптарга туры килде. Табиб янына да тиз генә кереп чыгарлык түгел, су буе чират көтәргә туры килә бит әле. Нишләп...
-
Дәваханәдәге хәлгә шаккаттык
Шушы көннәрдә киленем белән бергә кечкенә оныкны дәваханәгә алып барырга туры килде. Андагы кешенең күплеген күрсәгез сез, шаккатарлык. Атнаның чәршәмбе көнендә аеруча мәхшәр икән. Балалар поликлиникасы ачылган вакытта биредә әниләргә балаларын имезү өчен махсус бүлмә бар иде, хәзер аны да ачмыйлар. Күкрәк баласының тамагы ача бит, берсен-берсе уздырып елыйлар. Бичара...