Әдәби хәзинә
-
Сәер мәхәббәт (булган хәл)
Менә шуннан китә инде... Егеткә кесә телефонын яки сумкасын тартып алу өчен генә дә кешегә пычак белән кадап, канга батырып китү берни тормый. Үзенең тотылмас булуы, тирә-як халкын дер калтыратып торуы, паника тудыруы белән эченнән масаеп йөри ул.
-
Үги ана (апаем Галиябану сөйләгәннәрдән)
Әтиебез шәһәрдә заводта эштә. Төрмә дип белерсең, көн дә, төн дә эш тә эш. Бер генә кичкә кайтса да, ул кайткан көн зур бәйрәм була. Ник дисәң, ул көнне туйганчы ашыйбыз. Бу көнне үги әни дә берни дә жәлләми - әти өйдә бит. Ә әти өйдә юкта... ни генә күрмәдек.
-
Язмышка баш иеп (булган хәл)
Мин нибары 35 яшьлек хатын. Кайберәүләр минем кебек чакта яши генә башлый. Минем дә айнык ир белән сөеп-сөелеп яшисем килә. Үз тормышымны тамырыннан үзгәртергә хокукым бармы, әллә юкмы? Балалар хакына башны иеп, барысына да түзеп яшәргә генә каламы?
-
Кызыл чүәкләр (хикәя тормыштан алынды)
Бүген ял көне иде, ашыгасы җир юк, шуңа күрә күргән төшенең тәэсирен саклап ятарга уйлады, урыныннан торырга ашыкмады. Күңел сандыгындагы әбисе белән бәйле балачак хатирәләре исенә төште.
-
Хатирәләргә бирелеп (булган хәл)
Уйлар, уйлар... Аларның иге-чиге бармы икән? Алар сине чолгап алалар да, кем булуыңа карамастан, күңелләреңне йомшарталар, хәтер сандыкларыңны актаралар...
-
Аяз көнне яшен сукты: Мин китәм. Анда… минем малай туган
Кичке уенны карарга Фәйрүзә әбисеннән качып чыкты. Сораса да җибәрмәс иде ул аны. Болынга, төнге тынлыкны бозып, гармун моңнары таралды. Хәзер парлап әйләнә башларлар, ул да андадыр дип, чыр-чу килгән яшьләрне күзәтте кыз. Уйлары болында булса, күзләре йолдызларны барлый иде. Менә бер йолдызы атылырга да өлгерде инде…
-
Үкенечле ялгыш (булган хәл)
Наиләнең күзе Илдарның күзләре белән очрашты. Хатынның өстенә салкын су койдылармени. Бу яшьле күзләрдә ачу, нәфрәт, рәнҗү - барысы да бар иде. Иренең ишекне шарт итеп ябып чыгып китүеннән Наилә айнып киткәндәй булды. Я, Ходаем, нәрсә эшләдем мин! Ананы баладан, баланы анадан аерам. Наилә үзенең зур ялгышлык эшләгәнен аңлады, ләкин артларыннан чыгып “гафу” сорарга үзендә көч тапмады.
-
Күңел күзең күрмәсә...
Газзә әби кибеттән кайтып килә иде. Бу арада әллә нишләп биле авыртып, аяклары сызлап тора, кәефе дә юк. Арттан велосипед белән килгән почтальон кыз Фәймәнең “Газзә әби!” дигән яңгыравыклы тавышын ишеткәч, сискәнеп китте. -Газзә әби, сиңа телеграмма, улың өйләндем, кунакка кайтам, - дигән. Шушы хәбәрне җиткергәч, телеграмманы әбинең кулына тоттырып, почтальон кыз велосипедына утырды да, алга таба китте.
-
Соңгы очрашу (хикәя)
Дөрес яшәмибез икән без, - дип дәвам итте ул бераздан. - Ямьсез сүзләр, яман уйлар, начар гамәлләр тәнебездә тискәре энергия туплануына китерә, яшәешнең төп тамырларын томалый икән. Барлык авырту-хасталар шуннан килә...
-
Карга бәхете (хикәя)
Күпмедер вакыт тыныч кына яшәгәннән соң, бүген Гүзәлнең кәефе тагын кырылды. Инде ничәмә-ничә тапкыр үз-үзенә кино һәм концертлар карамаска вәгъдә бирсә дә, әнисе телевизорны кабызгач, күзе төште шул, нишләмәк кирәк...
-
“Теге” дөньядан... хәбәрләр
Беркөнне шулай танышым шалтыратты. «Акылдан язам бугай мин. Теге дөнья дигәннәренә ышанмас җиреңнән ышанырсың», – ди бу. Аннары тавышын киметә төшеп, пышылдауга күчеп: «Телефоныма «теге»ннән хәбәрләр килә башлады бит», – дип өстәде.
-
Яңа таң атармы? (хикәя тормыштан алынды)
"Минем беркайчан ирем дә, балам да булмаячак. Нигә кирәк миңа бу каһәр суккан тормыш, ботарлап, өзгәләп атсыннар иде. Елап каласы кешем юк. Бар, син дә кереп кит өеңә, ачуымны китереп утырма янымда. Рәхмәт әйтер дип көтәсеңдер. Тот капчыгыңны. Коткарган, имеш"
-
Мин дөрес яшәдемме? (булган хәл)
Шушы рәхәт тормыштан, байлыктан коры каласы килмәгәне өчен, Румиягә әлеге сүзләр белән килешергә генә калды...
-
“Аяк киемен сатып алганда күккә түгел, җиргә карарга кирәк!” (булган хәл)
Сапогиларны тартмадан алуыма “Ах!” иттем: берсе үкчәле, икенчесе үкчәсез.
-
Ник кайтмыйсың, Гөлҗамал? (хикәя)
Без нигәдер Гөлҗамал апаны да Әнвәр абыйны сагынып, саргаеп гомер кичерә, ләкин кире әйләнеп кайтырга нидер комачаулый, дип уйлый идек