Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Хатирәләргә бирелеп (булган хәл)

Уйлар, уйлар... Аларның иге-чиге бармы икән? Алар сине чолгап алалар  да, кем булуыңа карамастан, күңелләреңне йомшарталар, хәтер сандыкларыңны актаралар...

Рамил төп нигездә яшәүче кечкенә энесенә кунакка кайтты. Балачак мизгелләре, яшьлек еллары - барысы да еракта, томаннар артында калган кебек. Туып-үскән йорты, авыл урамнары, су буйлары, кыскасы, кайсы гына якка караса да, үткәннәре исенә төшә. Әйе, гомер юлының күбесе үтелгән. Туган нигезгә аяк басуга, Рамилнең күз алдына газиз әнисе, бергә тәгәрәшеп үскән бертуган апалары, абыйлары килеп басты. Кызганычка каршы, ул әтисен хәтерләми. Аңа бер яшь чагында әтисе колхоз делянкасында урман кискәндә, башына ботак төшеп вафат булган. Әнисенең: “И балалар, әтиле йорт - нык йорт ул”, - дип әйткәннәре бүгенгедәй хәтерендә. Рамил аның шулай икәнен балачактан ук белеп үсте...

Уйлар, уйлар... Аларның иге-чиге бармы икән? Алар сине чолгап алалар  да, кем булуыңа карамастан, күңелләреңне йомшарталар, хәтер сандыкларыңны актаралар...

...Алты почмаклы өйнең кечкенәрәк ягында - зур мич. Таш суы белән агартылган мичнең кителеп-кителеп төшкән җирләреннән кызыл кирпеч күренеп тора. Алты баланың берсе - Рамил исемлесе “кимерүче” исемен йөртә. Әниләре басудан җыеп кайткан тишекле ак ташларны мунча якканда утын өстенә салып куя. Мунча мичен томалаганда, бер чиләккә су салынган була. Ут эченнән кызган ташларны алып, әнисе аларны шул суга сала бара. Чыжлаган тавыш Рамилгә бик кызык булып тоела иде. Ташлардан куе каймак кебек ак әйбер барлыкка килә. Менә шуның белән мичне агартканнар да инде, ә Рамил аларны җимергән.

- И балакаем, нәрсәгә кимерәсең шул мичне, сиңа ни җитми соң? - дип, әнисе борчыла иде.

- Әнә күрше әбисе әйтә бит: “Сиңа, балакай, витамин җитми”, - дип. - Витамин җитми, әнием, витамин.

Әлбәттә, җитми. Сыерлы кешедә сөт, эремчек, каймак була. Ә аларның сыерлары юк, кәҗә, сарыклар гына асрыйлар. Әтисез гаиләгә сыер тотуы бик авырга туры килә. Шулай да кәҗә сөте чәй эчәргә җитеп тора. Витамин җәй көне кәҗә сакалы үләне, акбаш, шомырт, алма, миләштән керә.
Алма күп булган елны, кышка диеп, чорманың кәрнизенә иң тәмлеләрен тутырып куялар, кыш буе шуны ашап чыгалар. Бер елны өшегән алма ашап, Рамил бик каты авырган иде. Үпкәсенә салкын тиеп, шактый хастаханәдә ятты.

Бервакыт аларга бик ерак авылдан кунак кайтты. Шул апаның сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң, Рамил әнисенә сорау бирде:

Әнием, кунак апа, безнең якта мичне салам ягып җылыталар, дип әйтә. Әнә күрше апалар саламны сыерларына ашаталар, ә без бәкәйләр астына салабыз.

- Улым, безгә урман якын бит. Җәй буе корыган ботакларны җыеп, кыш өчен утын әзерлибез. Ә алар ягында урман юк. Ул утынны әле чамалап кына ягабыз. Кышка җитсә ярар иде, дибез. Өйдәге җылылык та шуның тикле генә була, өйнең почмаклары күгәрә башлый, - дип аңлатты әнисе.
Рамил соравына җавапны тагын әнисеннән таптырды:

 - Әни, безнең өйнең почмаклары нигә елый? Әнә суланып торалар бит.

- И балам, бигрәк күпне күрәсең, күпне беләсең килә, үскәч зур кеше булырсың, - диде ана, баласын мактап. - Утынны күп яксаң, тиз бетә, әз якканга юешләнә ул, улым.

- Әнә Сәлимнәрнеке юешләнми бит.

- Әй бала, бала. Син бик кечкенә шул әле, күп нәрсәне белмисең. Аларның өйләрендә әтиләре бар, утыннары бихисап, - дип, күз яшен яшерде ана.

Шәмсебәдәрнең ире үлгәнгә дә шактый еллар үтте. Менә шушы алты баланы ничек итеп булса да аякка бастырырга кирәк. Ул  колхозда сарык караучы булып эшләде. Буш вакытларда балалар белән урманнан җиләк, шомырт, чикләвек, мәтрүшкә җыйдылар, аларны базарга илтеп саттылар. Бакчада алмагачлары да бик күп иде.  Иң олы кызлары күрше бабае белән алма сатарга йөрде. Бабай колхоздан ат сорап ала да, алмаларны күп итеп төяп, алмагачлар аз булган авылларга сатарга баралар иде. Иш янына куш, дигәндәй, шул акчалар балаларга кием алырга җитеп торды.

Әниләре: “Аллаһының биргәненә мең шөкер, безне хәерчелектән бакча белән урман гына коткара”, - дип әйтергә ярата иде.

Рамил, хисләргә бирелеп утырганда: “Коймак пеште, әйдә, чәй эчәргә кер”, - дигән тавышка сискәнеп китте.

Коймак... Тагын уе белән Рамил балачак мизгелләренә юл алды.

...Гает көн. Мичтә шарт-шорт утын яна, әниләре коймак пешерә. Мич каршындагы сәкегә тезелеп утырган балаларның күзләре - коймакта.

- Әни, әйдә, тизрәк ашыйк инде, - диләр.

- Хәзер, балакайларым, пешереп бетергәч, барыбыз бергә ашарбыз. Күрше бал әбиегез ярты литр бал кертте, шуның белән чәйләп алырбыз, - дип җавап бирде әниләре.

Алар бал әбиләренең каз бибиләрен, сыерларын саклыйлар, су алып кайтып бирәләр иде. Шул эшләренә булышканга күрә, әби аларны гел бал белән сыйлады. Умарталары бик күп булганга, “бал әби” булган да инде ул.
Коймак пешереп бетергәч, әниләре, мичтәге күмерләрне алып, казан асты учагына сала барды. Мичне томалагач, чуен белән пешерергә аш куя иде. Мичтә күбесенчә борчак ашы пешә, чөнки колхозда эшләгән хезмәт көненә аны капчыклап бирәләр. Борчакны әни, табага салып, мичтә куырып ала да аннан соң тастымалга йомшарсын өчен салып төреп куя. Шул борчакның тәме һаман да тел очында тора. Кесәгә салып, урамда ашаган чаклар онытылмый...

Бал әбиләренә мунча керергә йөргәннәре дә хәтердән җуелмаган. Суны алар ташып, бал әбинең ире мунча якты. Олы апасы белән мунчага барганы һаман хәтерендә. Ул бик кечкенә иде әле. Апасының мунчада хәле бетте. Кыш көне иде, урамда буран котыра. Апасы мунча алдына чыгып утырды, чәчләре бозланып катты.

- Апаем, суык бит, әйдә, кайтыйк, - дип елаганы бүгенгедәй хәтерендә. Аңа ис тигән иде.

- Кызым, син ләүкәдә озак утыргансың, шуңа күрә сиңа ис тигән, ә Рамилгә тимәгән, - диде әнисе. - Балакайларым, ярый әле исән-сау калгансыз, Аллаһы Тәгалә мине тагын бер кайгыдан коткарды, рәхмәт яугыры, - дип сөенде.

- Әни, апаны мин мунчадан өстерәп чыгардым, аның хәле беткән иде, - диде Рамил, батырлык эшләгәненә куанып.

- И балам, үзең бик кечкенә булсаң да, уйларың зурларныкы шикелле, - дип, әнисе аны кочагына алды.

Әнинең алдына утырып, аның күкрәгенә башны салып иркәләнүдән дә рәхәт нәрсә юктыр. Әни янында йоклауга ни җитә?! Кече якта мич каршында агач сәке бар, шул сәкедә әниләре йоклады. Ә аның янына ятар өчен балалар чират тора иде.

Балачак мизгелләренең барчасы кино караган шикелле күз алдыннан үтә бара.

Апа, минем манный боткасы ашыйсым килә, дигәч, апасы, өчаяклы таба астына чыра белән ут кабызып, ботка пешерергә куйды. Тик ашау гына насыйп булмады: онытылып китеп, ботка көеп бетте. Апасы шул чагында елап та алды.

- Апаем, елама, әнигә әйтмәм, әйдә, тизрәк табаны юып куйыйк, - дип тынычландырды Рамил.

- Энекәшем, синең бар нәрсәгә дә җавабың әзер, ни арада башың эшләп җиткерә соң синең? Үзеңнең орчык буе гәүдәң бар, ә белмәгәнең юк, - дип аптыравын белдерде апасы. 

- Әнә күршедә бер кызык апа бар бит әле, ул әйтә: синең башың муеның белән тоташ, шуңа бик  күп беләсең син, ди.

Рамилнең җор теллелеге һаман да дәвам итә. Ул тумыштан бирелгән тел байлыгыдыр инде. 

Рамил, энесенең хатыны пешергән тәмле коймак белән чәй эчәргә керде.  Өстәлдә элеккедән калган ялтыравыклы сары самавыр кайнап диярлек утыра. Аны күптәннән кулланганнары булмаган. Рамил кайткач кына чыршы күркәләренә чыра белән ут кабызып кайнатып куйганнар. Балачакта шушы самавыр янына  тезелешеп чәй эчкән чаклар һаман онытылмаган.

...Бервакыт әнисе өстәлгә кайнап торган самавырны куйды да, капкачын ачып, пешәр өчен җиде йомырка тезде. Эссе су парында тиз генә пешеп чыгалар алар. Инде пешкәннәрдер, дип алыйм дисә, берсе аска - кайнар су эченә төшеп китте. Шул чагында Рамил: 

- Мин ашамыйм, самавырның суы беткәч, теге төшкәнен соңыннан алып бирерсез, - диде. Әмма әнисе:

- Анысы  миңа булыр, - дип, балалар рәтендә ашамаган иде.

Тәмләп чәй эчкәч, алар ишек алдына чыктылар. Энесенең кече малае велосипед белән мәктәптән кайтып керде. Велосипед белән дә булган бер аяныч хәл исенә төште. Балачак мизгелләренең һәрберсе күз алдында шул. Кемдер, үткәндәге мизгелләр онытылган инде, дияр. Юк, Рамил онытмады. 

...Ул бик кечкенә иде әле. Велосипедның тәгәрмәчен бер олы малай әйләндереп тора, ә Рамил шунда ялгыш бармагын тыга. Бармак дигәнең өзелеп чыга язган иде. Табиб:

- Кисәргә кирәк, - дигәнгә әнисе, каршы килеп:

- Юк, кистермим, ул яшь әле, төзәлер, - диде.

Менә әнисе дөрес фикер йөрткән булган бит, шул бармагы белән хәзер үзе авыруларга операция ясый, иң яхшы хирурглар рәтендә санала.

Ә берчакны Рамил дә ялгыша язды. Комбайн ургычын чистартканда, бер яшүсмер малайның аягы кысылып кала. Карарга куркыныч кыяфәткә кергән аякны күргәч: 

- Кисәргә туры киләчәк, - диде Рамил.

- Улымны аяксыз калдырырга рөхсәтем юк, кистермим, - дип, үз сүзендә торды ана. - Яраларын төзәтегез, яшь сөяк төзәлмичә калмас, төзәлер.
Чынлап та, ел ярымнан малай үз аягы белән Рамил янына килде. Азрак аксак булса да, үз аягы бит, ясалма аяк түгел инде. Шул вакыйгадан соң Рамил, җиде кат үлчә, бер кат кис, дигән әйтемне күз алдында тотып эш итә.

Еллар үтте. Алты бала алты якка таралды, төрлесе-төрле шәһәрдә яшиләр. Яраткан әниләре бик яшьләй дөнья куйса да, ул кадер-хөрмәтне күреп вафат булды. Шулай, бер буын китә, икенчесе килә, бернишләп тә булмый, бу - табигать законы.

Рамилнең авылдан китү иртәсе җитте. Әле көн туып кына килә. Әнә кызарып кояш күтәрелә, аның тәүге нурлары офык читендәге болытларны яктыртып уза, аннан агач яфракларында уйнаклап ала да үлән өстендәге чык бөртекләрендә асылташ булып ялтырый. Рамилнең мондый таң балкышын авылдан киткәннән бирле күргәне юк иде. Авыл аны шушы матурлыгы белән озатып кала. 

- Хуш, авылым, кабат очрашканга кадәр, - дип саубуллашты Рамил.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев