Күңел күзең күрмәсә...
Газзә әби кибеттән кайтып килә иде. Бу арада әллә нишләп биле авыртып, аяклары сызлап тора, кәефе дә юк. Арттан велосипед белән килгән почтальон кыз Фәймәнең “Газзә әби!” дигән яңгыравыклы тавышын ишеткәч, сискәнеп китте. -Газзә әби, сиңа телеграмма, улың өйләндем, кунакка кайтам, - дигән. Шушы хәбәрне җиткергәч, телеграмманы әбинең кулына тоттырып, почтальон кыз велосипедына утырды да, алга таба китте.
Газзә әби кибеттән кайтып килә иде. Бу арада әллә нишләп биле авыртып, аяклары сызлап тора, кәефе дә юк. Арттан велосипед белән килгән почтальон кыз Фәймәнең “Газзә әби!” дигән яңгыравыклы тавышын ишеткәч, сискәнеп китте.
-Газзә әби, сиңа телеграмма, улың өйләндем, кунакка кайтам, - дигән.
Шушы хәбәрне җиткергәч, телеграмманы әбинең кулына тоттырып, почтальон кыз велосипедына утырды да, алга таба китте.
Бу сөенечле хәбәр, Газзә әбине үзгәртте дә куйды. Сөенерсең дә, кырык яшькә якынлашып килүче улың өйләнсен әле! Күпме көтте бит ул бу көнне!
Газзә әбигә, әйтерсең лә, канат куйдылар. Җәһәт-җәһәт адымнар белән өенә кайтты да, тиз генә өен җыештырып чыгарды. Кичке автобуска әле шактый вакыт бар иде. Ашын салды, бәлешен ясап, мичкә тыкты, чормадан Сабантуйга дип саклап тоткан каклаган казын алып төште, мунчасын ягып җибәрде. Дәртләнә-дәртләнә эшләде дә эшләде Газзә әби. Үзе күз алдына булачак киленен китерде. Чибәр дә, эшчән дә, оялчан да, җитез дә булырга тиеш аның килене. Шулай булмый ни! Ул инде сиңа фермада сыер савып, куллары яргаланып беткән, битләрен сипкел баскан күрше кызы Әминә булмас. Улы Әмиргә акыл кергән бит инде, кырык яшен тутыра. Сайлый белгәндер... Күрше Гайшәнең дә авызы ябылыр. Кергән саен: “Кайчан өйләнә инде Әмир?” - дип теңкәсен корыткан иде.
Быел, кәефсезләнеп, авырып торгач, Сабантуй бәйрәменә өен дә юа алмаган иде. Бәлки өен дә юып чыгарыр әле килене, ә улы бакча коймасын тотар. Бүген йөгереп йөреп бик арыды, яшелчәләргә су сибеп тормас инде. Иртәгә килене күп итеп сибәр әле. Бер көн су сипмәгәннән әллә нишләмәсләр.
“Инде барысы да әзер, автобус килер вакыт та җитә икән бит, әле мин күлмәкләремне дә алыштырмаган”, - дип, Газзә әби тиз генә өс-башын алыштырды: бәйрәмнәрдә генә кия торган ал төстәге ефәк күлмәген, шуның белән парлап ал яулыгын япты. Үз-үзеннән канәгать калып, көзгегә карап торганда, капка тавышы ишетелде. Газзә әби кунакларны каршыларга әзерләнде.
Менә ишек ачылып китте. Зур сумка тоткан улын, аның артында кечкенә генә ридикюль тоткан, кыска кызыл шортик, кендеге күренеп торган футболка кигән, кып-кызыл иренле, сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле, озын керфекле, барби курчагы кебек, булачак килене күренде. Бер карауга киленне ошатмаса да, Газзә әби нәтиҗә ясарга ашыкмады. Елмаеп, кунакларга кулын сузды.
-Мамочка, дорогая, исәнме, - дип, булачак килен аны кочаклап ук алды.
“Үзебезнең дин кешесе, тәмле теллегә охшаган”, - дигән уй әбинең күңелен җылытып җибәрде. Өстәл янында да килен “мамочка”сы пешергән ризыкларны мактап ашады. “Бэлеш бигрәк вкусно, каз мясосын яратам мин”, - дип, чиле-пешле итеп сөйләнсә дә, мактау сүзләре Газзә әбинең йөрәгенә май булып ятты. Улы шәһәр күчтәнәчләрен: ярты килограмм конфет, бер пачка чәй, бер-ике лимон, бер килограмм прәннекне дә өстәл өстенә алып куйды.
-Мамочка, дорогая, безнең күчтәнәчләр белән эч әле. Менә бу конфет бик свежий, лимоны сочный, базардан үзем сайлап алдым, пряниклар мятный, мондыйлар сезнең авыл магазинында юктыр. Чәе яңа партия, бик яхшы чыга, диделәр.
Газзә әби бераз бөрешә төшкән лимонга, кибеттә озак ятып ката башлаган прәннекләргә, конфетына, төсе чыкмыйча тилмертә торган чәенә күз кырые белән генә карады да:
-Һай, рәхмәт инде, болай ук расходланасыгыз калмаган, - дип, әдәп йөзеннән тезеп китте.
Ашап-эчкәч, улы белән килене мунчага кереп киттеләр. Ә Газзә әби, тиз генә табынны җыештырып алды да, кәҗәсен савып керде. Күңелендә озын, кызыл тырнаклы килененнән ризасызлык тойгылары уянса да, тәмле телен искә алып, бу тойгыларга үсәргә ирек бирмәде, никадәр арыса да, алар мунчадан чыгышка коймак пешереп, мәтрүшкәле, сөтле чәй белән өстәл әзерләде.
Менә яшьләр сафланып, кызарынып мунчадан чыктылар. Кара әле, яшь килен бизәнмәгәч, тагы да матур икән. Буяган чәчен чалма кебек сөлге белән әйләндергәч, өстенә матур халат кигәч, Газзә әбигә бигрәк якын булып китте.
-Ой, мамуля, дорогая, мунчаң бигрәк шәп булды, спасибо, - дип, Газзә әбине яратып кочаклады. Әллә килененнән килгән затлы хушбуй исеннән, әллә матур сүзләрдән әбинең тагы күңеле күтәрелеп китте. Яшьләргә чәй эчергәч, тиз генә савыт-сабаларны җыештырып куйды да, зал ягына улы белән килененә урын әзерләде. Аннары улыннан ипләп кенә: “Бәлки иртәгә никах укытып алырбыз?” - дип сорады.
-Нинди никах, без гражданский брак белән яшибез, бигрәк борынгы кеше инде син, әни, - дип көлде генә улы.
“Гражданский брак” дигәннең нәрсә икәнен аңламаса да, үзенең наданлыгыннан оялып, сүз көрәштереп тормады Газзә әби. Көне буе йөгереп йөреп аруы да җиткән иде, мунча да кереп тормыйча, йокларга ятты.
Иртүк торып, кәҗәсен сауды, сарыкларын көтүгә чыгарды да, кыштырдап йөреп, яшьләрне уятмас өчен, тыштагы эшләрен карады: инештән савытларга су ташып куйды, ишегалдын ялт итеп себерде, баскыч төпләрен юды. Кояш шактый күтәрелсә дә, өйдә хәрәкәт сизелмәде. Газзә әбинең өзелеп чәй эчәсе килде, башы шаулап авырта башлады. Ул аяк очларына гына басып, ныгытып суларга да куркып, ишекне әкрен генә ачып, өйгә керде. Чәй куеп эчте. Көннең төшкә авышканын уйлап, аш куеп җибәрде. Зал ягына колак салды: анда гырлап йоклаган тавышлар гына ишетелә иде. “Юлда кайтып арыганнардыр, бәгырьләрем”, - дип уйлады ул. Аннары бакчасына чыгып чүп утады. “Инде торганнардыр, төш җитә бугай, ашны җитештерергә кирәк, күрше Гайшә кергәнче торсалар гына ярар иде”, - дип уйлап, өенә керде. Бу юлы ул шыгырдый торган идәнгә катырак басып йөрде. Әллә идән шыгырдаганга, әллә йокылары туеп, яшьләр сәгать 12нче яртыда торып чыкканда, Газзә әбинең ашы әзер, өчпочмагы пешкән иде.
-Мамуля, әллә мин ярата торган үчпочмак пешердеңме? Бигрәк тәмле ис чыккан, - диде килен.
Ашаганда әби Сабантуй бәйрәменә дә күп калмавын, өйне юарга, бакчадагы җимерелгән коймаларны рәтләргә кирәклеген читләтеп кенә әйтеп карады. Бу сүзләрне килен ишетмәмешкә салышты, хәзер кояшта кызынып, су коенып кайтырга кирәклеген әйтте. Улы бу тәкъдимгә берсүзсез риза булды. Алар, шаярышып, су буена төшеп киттеләр.
Газзә әби, ашыкмыйча гына, бакчасына чыгып, кичә су сибелмичә калган түтәлләргә су сипте. Аннары яшьләр кайтканчы дип, ашыга-ашыга, кыстыбый пешереп куйды. Иркенләп чәй эчеп алыйм әле дип, өстәл янына гына утырган иде, күршесе Гайшә сөйләнә-сөйләнә килеп керде:
-Һай, күрше, әллә ниткән тәмле исләр чыккан. Әллә миннән башка гына никах укытасызмы?
“Эһе, тикшерергә кергән бу. Ничек тә сер бирмәскә кирәк”, - дип, эчтән генә уйлап куйды Газзә әби.
-Синнән башка буламы соң инде, күршекәем, яшьләр мине мәшәкатьлиселәре килмичә, Кол Шәриф мәчетендә генә никах укытып кайтканнар. Үзең беләсең, бу арада авырып тордым бит, чакырсалар да, бара алмадым. Әйдә, чәй эчәргә утыр, - дип, Гайшә әбине өстәл янына чакырды.
Газзә әбигә бернинди дә чакыру килмәгәнен яхшы белгән күршесе, артык сүз куертып тормыйча, чәй эчәргә утырды. Өстәл өсте сыгылып торган сый-нигъмәтләрне, кызарып пешкән өчпочмакларны, авыздан сулар китереп торган кыстыбыйларны күреп:
-Һай, алла, кай арада шуның кадәр пешерендең? - дип сорады.
-И-и, үзем генә түгел, килен белән бергәләп пешердек. Менә бу өчпочмакларны ул пешерде. Әйдә, җитеш әле, менә күчтәнәчләреннән дә авыз ит.
Газзә әби апельсин, мандарин, хөрмә, банан, виноградларны күршесенә таба этеп:
-И, күп тә алып кайтканнар инде күчтәнәчләрне. Зур сумка белән ничекләр күтәреп кайтканнардыр, бәгырьләрем.
-Бик рәхмәт, бик рәхмәт. Киленне әйтәм, кайсы якныкы соң, ата-анасы бармы, укыймы, эшлиме? Күңелеңә ошадымы? – дип, сораулар белән күмде күршесе.
Көне буе килененә ошарга тырышып йөгереп йөргән Газзә әби, яшьләрдән бернәрсә дә сорашмаганы исенә төшеп, эчтән генә үз-үзен сүгеп куйды. Ләкин күршесенә сер бирергә ярамый иде, шуңа күрә ничә еллар үз хыялында йөрткән килене турында тотлыкмыйча сөйләп китү берни булмады.
-Аллага шөкер, киленемне бер күрүдә ошаттым. Казан кызы димәссең, үзе чибәр, үзе уңган, үзе тыйнак, үзе йомшак телле. Әти-әнисе кибет тота икән, ә килен шул кибеттә нәчәлник булып эшли, - дип тезеп китте.
Илле ел бергә күрше булып яшәгәнлектән, Гайшә әби аның алдап сөйләгәнен бик тиз сизде: алдаганда күршесенең бер күзе кысыла иде. Ул инде Газзә әбинең бу ике көндә йөгерә-йөгерә эшләп йөргәнен, иртүк торып пешеренгәнен дә, яшьләрнең су буенда кызынып ятканын да, ялангач чибәр киленне авыл буйдакларының агачлар арасында мыштым гына
күзәтүләрен дә - барысын да белеп кергән иде. Сөйләсен, әйдә, күршесе, нигә йөрәген яраларга? Шуңа күрә, Газзә әбинең очынып-очынып сөйләүләрен “бик рәхмәт”, “бик яхшы” дип җөпләп утырды. Чыгып киткәндә, хәйләкәр елмаеп:
-Өеңне дә юдыртып калмыйсыңмы соң? Сабантуй җитә бит, - дип, Газзә әбинең авырткан җиренә басты.
Эх, шушы сорауны бирмәгән булса, хәйләкәр итеп елмаймаган булса, нәрсә була иде инде күршесенә? 50 ел бергә яшәп, күршесенең бөтен гадәтләрен белгән Газзә әби, аның хәйләкәр елмаюыннан сөйләгәннәрнең берсенә дә ышанмаганына төшенде. Нигәдер аңа моңсу һәм оят булып китте. Әллә хыяллары тормышка ашмаганга, әллә карт башы белән авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә кичергән якын күршесен алдагангамы?
Яшьләр, кояшта кызынып, кызарып, “арып-талып”, су буеннан кайттылар да, йокларга яттылар. Киленнең башына эссе капкан икән... Газзә әби, авырткан билен тотып, шаулаган башын яулык белән ныгытып бәйләде дә, аякларын өстерәп, авызында хәзергәчә исән калган 6 тешен кысып, көндәлек эшләрне башкарды.
Иртәгесен яшьләр төшке автобус белән китәргә җыендылар. Газзә әбинең күчтәнәчләре бер-бер артлы зур сумкага чумды. Каклаган каз, бер тавык, өч дистә йомырка, сөт өсте, кипкән чикләвек, каен җиләге кайнатмасы, бал... Авыр булыр, алмаслар, дип курыккан иде, сөенә-сөенә алдылар. Килен дә тәмле телен жәлләмәде: “Ой, мамуля, мин ярата торган, каян белдең? Спасибо, дорогая”, - дип үбеп үк алды. Тик нигәдер Газзә әбинең тәмле сүзләргә исе китмәде. Нишләптер килене дә чибәр булып күренмәде. Аңа хәзер күршедә яшәүче, ялагайлыкның нәрсә икәнен дә белмәүче, куллары яргаланып беткән, зифа буйлы, ихлас күңелле, сипкелле Әминә чибәррәк тоелды.
Киткәндә улы: “Ну, ничек, әни, киленеңне ошаттыңмы? Сайлый белгәнменме соң? Чибәр, назлы, ничек матур итеп сөйләшә бит, ә?!” - дип сорады.
-Әйе, маңгай күзең күргән, тик менә күңел күзең генә күреп бетермәгән, улым. Әйбәт яшәсәгез, мин шуңа да риза инде, балам. Миннән хәер-фатиха.
Автобуста барганда, Әмир әнисенең кечерәеп, ябыгып калган гәүдәсен, чал төшкән чәчләрен, җыерчыклар белән чуарланган, арыган йөзен, моңсу күзләрен күз алдына китереп уйлап куйды: “Нигә әни күңел күзең күрмәгән, диде соң? Нәрсә соң ул күңел күзе?”
Иртәгесен эштән кайтышлый, күрше кызы Әминә керә керешкә: “Газзә әби, әйдә, өеңне юып алыйк әле. Син су, чүпрәкләр хәстәрли тор, ә мин урын-җирләреңне җилләтергә чыгарам, челтәрләреңне машинага юарга салам”, - диде.
Күлмәк итәкләрен кыстырып, һәр эшнең җаен белеп, җиңел генә эшләүче Әминәгә карап, Газзә әби шаккатты: баксаң, күрше кызының куллары да яргаланып бетмәгән, нәфис, матур, көчле; буе да зифа, ә битендәге сипкелләре йөзен тагы да сөйкемле итеп күрсәтә икән бит.
Төш турына, Газзә әбинең өе ялт итеп юылган, челтәрләре эленгән, өйгә саф агач исе чыккан иде. Гөрләшеп чәй эчеп алгач, аз сүзле, тыйнак кыз тиз генә савыт-сабаларны юды да, китәргә ашыкты. Сөенеченнән яшәреп киткән Газзә әби, рәхмәтләр укып, кызны озата чыкты. Шулчак баш өстендә көлеп торган кояш күзен кысып, гүя: “Якындагы кояшның кадерен белмибез, нихәл итәсең, ерактагы кояш яктырак та, җылырак та кебек тоела шул”, - дип кисәтә иде.
Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА, Зур Сәрдек
фото: fonwall.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев