Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Соңгы очрашу (хикәя)

Дөрес яшәмибез икән без, - дип дәвам итте ул бераздан. - Ямьсез сүзләр, яман уйлар, начар гамәлләр тәнебездә тискәре энергия туплануына китерә, яшәешнең төп тамырларын томалый икән. Барлык авырту-хасталар шуннан килә...

Авыл өенең дермантин белән тышланган авыр ишеген ачып, Зәйнәп кыяр-кыймас кына эчкә үтте. Аның керүенә игътибар итүче булмады, ахры: алгы бүлмәдә беркем дә күренмәде. Биредәге сәер тынлык хатынның күңеленә шул арада шом салып өлгерде. Стенадагы зур сәгатьнең берни булмагандай текелдәве дә тынычландырмады аны.

Шулай берара ишек катында таптанып торганнан соң:

–Хуҗалар өйдәме? - дип эндәште.

Аның тавышына яндагы аш бүлмәсеннән урта яшьләрдәге йончыган кыяфәтле ир чыкты.

–Ә-ә, Зәйнәп, син икәнсең, - диде ул, ярымпышылдап. – Утыр, әйдә!

–Фагыйләнең хәлен белергә килгән идем. Ничек соң саулыгы?

–Саулыгы, дип... Әллә ни үзгәреш юк инде. Йоклап киткән җиреннән әле уянды бичара...

 

Зәйнәп, сак кына басып, түр бүлмәгә узды. Хаста хатын стена буендагы ап-ак урын өстендә ята иде. Авылдашын күрүгә, аның батып калган моңсу, зур кара күзләренә җылы нур йөгерде. Каян көч тапкан диген, өстендәге калын юрганын ачып ташлады да, җәһәт кенә торып утырды. Бөрчекле бизәк төшкән кыска эчке күлмәген төзәткәләгәндәй булды. Аның шушы ярымшәрә кыяфәтенә күз төшерүгә, Зәйнәп имәнеп китте: әле күптән түгел генә җиргә нык басып, эре-эре адымнар белән атлап йөргән таза, килешле гәүдәле хатын бөтенләй юкарып, кечерәеп калган иде. Сулган, ябык йөзенә һәм тәненә коелган сарылыктан күзләр чагылырлык. Иртәнге кыраудан куырылып килгән чәчәк диярсең.

Зәйнәп, каушавын һәм бер мизгел эчендә җанын камап алган авыр кичерешләрне җиңәргә тырышып, авыру янына килде. Мөселманча ике куллап күрештеләр. Моңарчы бер дә алай итеп исәнлек белешкәннәре юк иде. Шуңа, ахры, икесенең дә күңелләре тулып китте. Тамак төпләренә утырган төер үткәнен көтеп, берара эндәшми тордылар. Зәйнәпнең гаҗәпләнгән, кызганулы карашын Фагыйлә сизде, әлбәттә. Хатынның урындык алып янына утыруын көтте дә, үзен гаепле тойгандай, хәлсез тавыш белән сүз башлады:

–Авырып киттем бит әле, Зәйнәп. Берничә атна эчендә менә шушындый хәлгә калдым...

Инде кабат урын өстенә яткан көе ул дәваханәдә нинди тикшеренүләр үтүе, аларның нәтиҗәләре хакында озаклап, тәфсилләп сөйләде.

-Каның бик сыегайган, әлегә өеңә кайтып, без кушкан даруларны эчә тор, хәл җый, бер-ике атнадан кабат килерсең, ныклап дәваларбыз, дип озатты табиблар, - диде ул.

–Бик дөрес әйткәннәр, - дип сүзгә кушылды Зәйнәп, тавышына ихласлык бирергә тырышып. - Үз-өеңдә, үзеңнең җылы, йомшак түшәгеңә ятып, тыныч кына дәвалануга ни җитә! Дәваханәдә һәр авыруның зарын, уфтануын тыңлап йөрәгеңне бозганчы, дим. Инде тамагыңнан кысма, күбрәк ашарга тырыш, бигрәк тә җиләк-җимешне...

–Ашыйм инде, - диде авыру, янәшәдәге өстәлгә ишарәләп. - Тик ризык бик үтми шул.

 

Зәйнәп шунда гына тирә-юньгә күз салды: өй эчендәге сагышлы моңсулык өстәл өстенә дә җәелгән күк тоелды аңа. Андагы эре кызыл алмалар, әфлисун, бананнар алай ук тәмле сыман тоелмыйлар иде.

–Беләсеңме, мин бәхетле, - дип кинәт кенә шат тавыш белән сөйләп китте Фагыйлә, кабат торып утырып. – Дәваханәдә язмыш мине бик гыйлем мулла һәм дәвачы хатын белән очраштырды. Дин әһелен яратып бетермәдем, сөйләгәннәре гел ахирәт турында иде. Ә менә дәвачы миңа рухи көч, үз-үземә ышаныч бирде. Син нык ихтыярлы хатын, озак та үтмәс, аякка басарсың, киләчәктә үзең дә сырхауларга ярдәм итәрсең, аларны дәвалый башларсың, диде.

Фагыйләнең өмет тулы йөзендә зәгыйфь елмаю чагылды. Шул ук мизгелдә ул, кинәт кенә хәле бетеп, урын өстенә авып төште.

–Менә моннан, күкрәгемнән буа, тын алырга ирек бирми, - диде ул гыжылдаган өзек-өзек тавыш белән. - Өстемә авыр таш бастырып куйганнар, диярсең.

Озак утырганмын, авыруны алҗытканмын бит дип, Зәйнәп эченнән үзен орыша-тирги, китәргә дип җыенды. Егәрсез кулын селтәп, Фагыйлә аны туктатып калды. Саулыгын югалткан хатынның сөйлисе-сөйләшәсе, кешеләрдән җылы, өметле сүзләр ишетеп, җанын борчыган бар шик-шөбһәләрен таратасы килә иде. Савыгачагына башкаларны түгел, иң элек үзен ышандырырга тырыша иде ул.

–Дөрес яшәмибез икән без, - дип дәвам итте ул бераздан. - Ямьсез сүзләр, яман уйлар, начар гамәлләр тәнебездә тискәре энергия туплануына китерә, яшәешнең төп тамырларын томалый икән. Барлык авырту-хасталар шуннан килә, ди. Рухыбызны савыктырырга кирәк, аңлыйсызмы?

Мин үзем хәзер һәр көнемне якты теләкләр, саф күңел белән догалар укудан башлыйм. Иртәләрен юынгыч янында изге сүзләр әйтеп битемне, аяк-кулларымны сыпырам.

Фагыйлә тукталып, бераз дәшми торды, аннары тагын сөйләргә тотынды:

–Савыгам мин, Алла боерса! Әле күрәзәчегә барган идек, ул да шулай әйтте. Гомерең бар әле синең, догалар күбрәк укы, намазга өйрән, диде.

Зәйнәп мендәр астыннан яртылаш чыгып торган догалар китабын күреп алды.

–Гыйбадәт кыласыңмы? - дип сорады.

–Юк шул, әлегә булмый, бераз егәр керсен инде, аннары башлыйсы булыр. Иртәгә менә түндербаш үләне төнәтмәсен алып киләселәр. Бер танышымның әтисе инде дөньядан китә дигәндә шуны эчеп терелгән, ди.

–И-и, алай итеп сихәтләнүчеләр күп бит, Фагыйлә! Ходай кушып, син дә савыгырсың. Балаларыгызны аякка бастырасыгыз бар бит әле.

Зәйнәп, елап җибәрүдән куркып, читкә борылды.

Шулчак ишектә Фагыйләнең ире күренде. Дару алып кергән икән. Зәйнәпкә мәгънәле итеп ым какты. Авыруның ял итәр вакыты җиткән, өзлегүе бар, дип кисәтүе иде аның.

Зәйнәп саубуллашып урыныннан торды.

–Китмә инде, утыр бераз! - дип ялварды Фагыйлә. - Арымадым мин, янымда бүген бик күп кешеләр булса да. Эш урынымнан да килгәннәр иде, рәхмәт яугырлары. Тизрәк савыгып, эшкә чыгуыңны көтәбез, диделәр... Китәм, дисең инде. Озата чыгыйм, алайса.

–Юк, юк, кирәкми, борчылма! - диде Зәйнәп, куркып.

–Син мине бөтенләй йөри алмый дип уйлыйсыңмы әллә? Миңа бит күбрәк хәрәкәтләнергә, ныгырга кирәк.

Сырхау хатын йөзен чытып торып басты, чайкала-чайкала алгы бүлмәгә чыкты, калтыранган куллары белән иңенә пальтосын элде, стенага сөялгән көе аякларына киез ката киде.

–Ах, нинди рәхәт монда! Һавасының сафлыгы! - дип сокланды ул, ишегалдына чыккач, кышкы салкын җилгә йөзен куеп.

Җир өстенә инде кичке караңгылык иңгән, багана башындагы электр уты яктысында гамьсез кар бөртекләре биешә, ә күк йөзендә берән-сәрән кабынган йолдызлар аларны кызыксынып күзәтәләр иде сыман. Шушы манзараны хозур кылып, хатыннар уйга бирелде.

Көтмәгәндә Фагыйлә кулларын күккә таба сузды.

–Галәмнән көч алам, - дип аңлатты ул ошбу гамәлен. - Тик менә бу көч әгъзаларыма таралмый, күкрәгемдә кысылып кала.

Авыру авылдашына караган көе Зәйнәпне кинәт сәер курку хисе, хәвеф биләп алды. Тәннәре чымырдап, куырылып китте хәтта. Аның янында, гүя, җаны-тәне белән яшәү өчен тырмашкан адәм баласы түгел, ә бөтенләй чит-ят, өркетә торган зат, башка дөнья вәкиле басып тора иде. Әйтерсең, шушы мизгелдә арада, ике дөньяны аерып, күзгә күренмәс тирән упкын хасил булган һәм алар икесе ике ярда басып калганнар. Фагыйлә ягыннан җанны өшетә торган гүр суыгы бәрелгәндәй тоелды Зәйнәпкә.

Ике авылдашның, чордашларның соңгы күрешүе иде бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев