Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Үзәк яңалыклар

2025 елда Татарстанда 1 меңнән артык авылда яшәүче хатын-кыз бала туу белән бәйле түләү алган

Бу республика социаль ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

2018 елдан Татарстанда Рәис Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авылда кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр акчалата түләү бирелә. 

Авылда яшәүче хатын-кыз 25 яшькә кадәр беренче баласын тапса, ул 50 мең сум күләмендә түләү алырга хокуклы. Әгәр хатын-кыз 29 яшькә кадәр өченче яки аннан соңгы баласын тапса, бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 мең сумга кадәр арта. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнвар-август айларында инде 1 001 кешегә түләү билгеләнгән. Ярдәм чарасыннан беренче баласын тапкан 12 353 ана һәм гаиләләрендә өченче яки аннан соңгы бала туган 2 737 хатын-кыз файдаланган. 

Бу республика социаль ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм яшь әниләргә, үз керемнәренең дәрәҗәсен яки мөлкәти хәлен расламыйча, өстәмә финанс ярдәме алырга мөмкинлек бирә. 2018 елдан 2024 елга кадәр бу максатларга 832,4 млн сум юнәлдерелгән, шул исәптән 2024 елда — 92,7 млн. 2025 елга план — 203,7 млн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев