Татарстанлыларга сирена тавышы яңгыраганда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар
Сирена яңгыраганда тавыш көчәйткечләр аша сигнал бирүнең сәбәбен аңлатуларын көтәргә яки ашыгыч хәбәр тыңлау өчен телевизор һәм радионы кабызырга кирәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, «БАРЫГЫЗГА ДА ИГЪТИБАР!» сигналы мөһим мәгълүматка игътибарны җәлеп итү өчен кулланыла. Ул сиреналар, тавыш көчәйткечләр, телерадиотапшырулар яки транспорт һәм башка хәбәр итү чараларының өзек-өзек кычкыртулары ярдәмендә тапшырылырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Сирена яңгыраганда тавыш көчәйткечләр аша сигнал бирүнең сәбәбен аңлатуларын көтәргә яки ашыгыч хәбәр тыңлау өчен телевизор һәм радионы кабызырга кирәк. Анда килеп туган вазгыять, иминлек чаралары һәм гамәлләр тәртибе турында сөйләячәкләр. Хәбәр берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.
Шулай ук смартфонга Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасыннан хәбәр килгәнме-юкмы икәнен һәм «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасының хәбәрен тикшерегез.
Инструкцияләр нигезендә эш итәргә, шулай ук алар турында якыннарыгызга, күршеләрегезгә һәм танышларыгызга сөйләргә киңәш ителә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев