Самбочылар Краснокамс шәһәрендә узган ярышларда катнаштылар
Кукмара 4 урта мәктәбеннән Максим Исаев өченче урынны яулады.
“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр Краснокамс шәһәрендә тренер-укытучы, атказанган спорт мастеры Василий Швая истәлегенә 2001-2002 елгы яшүсмер малайлар арасында үткәрелгән бөтенроссия ярышларында катнаштылар. Кукмара 4 урта мәктәбеннән Максим Исаев 48 килограмм үлчәү авырлыгында өченче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев