Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кукмарада «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк финалы башланды

Бәйгедә 16 команда көч сынаша.

Кукмараның «Барс Арена» спорткомплексында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк финалы башланып китте. Анда Буа, Кукмара, Алексеевск, Яр Чаллы, Әлмәт, Казан, Баулы, Арча, Зәй, Лениногорск, Түбән Камадан килгән һәм «Иннополис мәктәбе» баскетболчылары — барлыгы 16 команда (8 команда — егетләр, 8 команда — кызлар) көч сынашачак.

Кукмарада «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк финалы башланды

Бәйгенең ачылу тантанасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем һәм тәрбия бирү бүлеге әйдәп баручы белгече Лариса Габитова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина чыгыш ясады, спортчыларга уңышлар теләде. 

Кукмарада «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк финалы башланды

Чемпионатының төбәк финалы өч көн дәвам итеп, җиңүче команда Идел буе Федераль округында Татарстан данын яклаячак.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев