Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Спорт

Энергия һәм хәрәкәт: Кукмара районында фитнес белән шөгыльләнәнәр

«Кем белә, бәлки безне күреп, башкалар кушылыр һәм бу файдалы эш тагын да киңрәк җәелер», — дип өметләнә Нырья авылы халкы.

Сәламәтлек, көчле рух һәм күтәренке кәеф — барысы да хәрәкәт белән бәйле. Шуңа күрә хәзерге вакытта спортка игътибар шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да арта бара.

Әнә Нырья авылын гына алыйк. Биредә дә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга битараф түгелләр. Кичләрен авыл мәдәният йорты гөрләп тора: апалар, яшь хатын-кызлар шунда җыелып, фитнес белән шөгыльләнәләр. Югары Күзмис китапханәсе мөдире Лариса Константинова сөйләвенчә, бу дәресләр «Гаилә» илкүләм проектының «Актив озын гомер» программасы кысаларында уза.

— Китапханәгә йөрүчеләр еш кына фитнес-төркем булдыру турында сөйләшә башлагач, мәдәният йорты хезмәткәрләре Инна һәм Борис Семеновлар белән киңәшләшеп, узган елның октябрь аенда аны тормышка ашырырга булдык. Китапханә һәм клуб сайтларында, шулай ук авылның социаль челтәрдәге төркеменә игълан урнаштырдык, — диде ул. — Нәтиҗәсе үзен озак көттермәде: шул ук көнне хатын-кызлар кызыксынып, мәдәният йортына килде. Аларның активлыгы һәм дәрте безгә тагын да илһам өстәде. Шул вакыттан бирле без даими рәвештә бергә җыелабыз, фитнес белән шөгыльләнәбез, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрәбез. 

Бу очрашулар физик күнегүләр генә түгел, ә аралашу, рухи ял, бер-береңә терәк булу мөмкинлеге дә бирә. Хатын-кызлар өчен бу вакыт — көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, үзләренә игътибар итү, энергия туплау мизгеле.

Лариса Константинова китапханәче булып эшләсә дә, белеме буенча ул физкультура укытучысы икән. Элек алган белемнәре аңа хәзер бик ярап куйган. 

— Авылдашлар бик актив. Китапханәдә дә китап кына укып утырмыйбыз, кул эшләре белән дә шөгыльләнәбез, биибез-җырлыйбыз. Фитнеска җыелгач, иң элек координация, баланс өчен, сыгылмалылыкка күнегүләр, җылыну, сулыш алу гимнастикасы ясыйбыз. Ахырдан, рәткә тезелеп, биюләр өйрәнәбез. Аннары шул биюләр белән мәдәният йортында үткәрелә торган төрле чараларда чыгыш ясыйбыз, — дип сөйли Лариса Константинова.

Кызлар күнегүләрне җәй көне дә дә туктатырга уйламыйлар, көннәр җылыткач, дәресләрне саф һавада дәвам итәргә планлаштыралар. «Кем белә, бәлки безне күреп, башкалар кушылыр һәм бу файдалы эш тагын да киңрәк җәелер», — дип өметләнәләр. 

Фитнеска якынча 20 кеше йөри. Алар атнага ике — чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә җыелалар. Араларында иң яшенә — 30, иң өлкәненә — 68 яшь.

Ирина ИВАНОВА, 30 яшь:

— Игъланны күрүгә дус кызым Алена белән фитнеска йөрергә булдык. Без икебез дә шушы авылда яшибез, читкә чыгып китү турында бер дә уйламадык. Яр Чаллыда белем алып, туган якка кайттык. Бүгенге көндә балалар бакчасында эшлибез. Авылда яшьләр өчен барлык шартлар да тудырылган: зур яңа клуб, балалар бакчасы, яңартылган мәктәп... Ирем ташчы булып эшли. Без ике бала тәрбияләп үстерәбез. Мин фитнеска йөргәндә, ул балалар белән кала. Монда бик теләп йөрим. Үзең генә спорт белән шөгыльләнү күңелсез бит, ә биредә вакытның үткәне сизелми дә, рәхәтләнеп ял итәм, җиңеллек һәм яхшы кәеф белән өйгә кайтам.

Елена КУЗЬМИНА, 62 яшь:

— Без монда бик теләп йөрибез. Фитнес көннәрендә өй эшләрен тизрәк тәмамларга тырышабыз. Аяк, баш авыртулары кими, кәеф яхшыра. Башта без зарядка гына ясый идек, аннары биюләр куя башладык. Беренче бию «Миләш гәрәбәсе» дип аталды. Без аны Әниләр көненә багышланган концертта башкардык. Якты костюмнарда, яулыклар белән — чын артистлар кебек! Шундый көчле алкышлар яңгырады! Лариса Геннадьевна бик молодец, ярый әле, шундый оештыручыбыз бар, дибез. Ул булмаса, хәзер телевизор каршында утырыр идек. Ә аннан файда юк. Өй эшләре беркайчан да бетми, шуңа күрә үзеңә дә, сәламәтлегеңә дә вакыт табарга кирәк. 

Ольга ТРОФИМОВА, 60 яшь:

— Мин инде пенсиядә, элек фермада сыер савучы булып эшләдем. Чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрен түземсезлек белән көтеп алам. Аяклар авыртса, хуҗалыкта эшләр күп булса да, барыбер монда килергә вакыт табарга тырышам. Биредә без зарядка ясыйбыз, биибез, вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрәбез.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #спорт