Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Сорау-җавап

Ураза тотканда тырнак һәм чәч кисү, тәнгә крем сөртү, кан алдырту рөхсәт ителәме?

Сорау-җавап.

КӨН АЯТЕ

«Аллаһ сезнең дошманнарыгызны {үзегездән дә} яхшырак белә. Вәли (дус) буларак та, ярдәмче буларак та {сезгә} бер Аллаһ җитә». («Ниса» сүрәсе, 45нче аять).

КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:

«Ураза тоткан кешене ифтар кылдырып ашатучыга шул ураза тотучыга язылган кадәр савап язылыр» (Тирмизи).

СОРАУ:
Ураза тоткан вакытта тырнак һәм чәч кисү, тәнгә крем яки мазь сөртү, кан алдырту рөхсәт ителәме?

ҖАВАП:
Сез санап чыккан нәрсәләрнең берсе дә уразаны бозмый. Шунысын гына исәпкә алырга кирәк: чәч белән тырнак кисүне атнакич яки Җомга көнне Җомга намазы алдыннан эшләү хәерле. Кан алдыртуга килгәндә, әгәр анализ тапшырыр өчен кан бирәсе булса, монда бернинди дә чикләүләр юк, әмма хиджама кебек процедура хәлне ала торган булса, аны кичке вакытка билгеләү хәерлерәктер.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев