Ни өчен Рамазан аеның ахыргы 10 көне Җәһәннәм утыннан котылу көннәре дип атала
Сорау-җавап.
КӨН АЯТЕ
«Ул (Аллаһ) әйтте: «Курыкмагыз, мин сезнең белән. Мин {барысын да} күрәм һәм ишетәм». («Та Һә» сүрәсе, 46 аять).
КӨН ХӘДИСЕ
Анабыз Гайшә радыйәллаһү гәнһә риваять итүе буенча, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Рамазан аеның ахыргы 10 көнендә башка вакытка караганда гыйбадәттә аеруча зур тырышлык куеп гамәл кыла иде. (Мөслим).
СОРАУ:
Ни өчен Рамазан аеның ахыргы 10 көнен Җәһәннәм утыннан котылу көннәре дип атыйлар?
ҖАВАП:
Әйе, чыннан да, хәдисләрдәге мәгълүматка нигезләнеп, РАМАЗАН АЕНЫҢ АХЫРГЫ 10 КӨНЕ галимнәр тарафыннан «ТӘМУГ УТЫННАН КОТЫЛУ КӨННӘРЕ» дип билгеләнә. Кем уразаның тәмамлану чорына туры килгән шушы көннәрне тәкъвалык белән ихлас гыйбадәттә үткәрсә, аның элек кылган һәм Җәһәннәмгә керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм ул, шулай итеп, Җәһәннәм утыннан котылыр. Рамазан аеның ахыргы 10 көне бу нисбәттән — хәлиткеч көннәр.
Бу вакыт аралыгы ураза тотучылар өчен үзенә күрә бер финиш кебек. Бу көннәрдә ихлас мөэмин-мөселманнар мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсен каршы алырга әзер торып, гыйбадәтләрен арттыра һәм тагын да камилләштерергә тырыша. Шушы чорда тотылган ураза һәм кылынган эчкерсез дога мөэминне җәзадан саклап кала.
Изге айның ахыргы көннәрендә кылынган гыйбадәтнең ихласлыгы нәтиҗәсендә мөэмин Рамазан аеннан гөнаһсыз, чиста күңелле бала кебек чыгар... Бер хикмәт иясе аңлатканча, әгәр кеше Рамазан ае ахырына рухи мәгънәдә камилләшмичә, бу айдан гөнаһларыннан арынмыйча һәм әҗер-савапларга ирешмичә чыкса, ул мунчага кереп тә шуннан юынмыйча пычрак килеш чыккан бер хәерсез бәндә хөкемендә булыр...
Рамазан аеның соңгы көннәре пакьләнүнең хәлиткеч этабы булып санала. Дога һәм башка гыйбадәтләр кабул булса, мөэминнәргә ярлыкау гарантияләнә. Шуңа күрә мөселманнар әлеге чорны хаталарын төзәтер, тәүбә итәр һәм ярлыкауга (Аллаһның аларны гафу итүенә) ирешергә тырыша. Ә моңа ирешү мөэминне Җәһәннәм утыннан котылуга лаеклы итә.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев