Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмара районында яшәүчеләргә чүп контейнерына нинди чүп ташларга ярамавы турында сөйләделәр

Сорауга «Экосити 116» җәмгыятенең Кукмарадагы юнәлеш җитәкчесе Марат Садретдиновтан мондый җавап алынды.

Күпкатлы йортлар янындагы контейнерларга барлык төр чүп-чарны да ташларга ярамый, дигәннәрен ишеткәнем булса да, моңа нәрсәләр керүен төгәл белмим. Аннары узган елдан калган бакча чүпләрен, кискән агач ботакларын кеше нишләтергә тиеш? Фатир төзекләндерү эшләрен башкаручылар ремонт вакытында чыккан чүпләрне, шоферлар исә файдалану вакыты узган машина тәгәрмәчләрен контейнерга тутыра аламы? 

Камил, Кукмара
 
Сорауларга «Экосити 116» җәмгыятенең Кукмарадагы юнәлеш җитәкчесе Марат Садретдиновтан мондый җавап алынды:

 - Бүгенге көндә шәһәрдә 58 мәйданчык исәпләнә, аларда 141 евроконтейнер урнаштырылган. Батарея, аккумулятор, люминесцент лампа, медицина калдыклары, градусник, химик матдәләр, буяу һәм эреткечләрне гомуми контейнерларга ташларга ярамый. Чөнки алар әйләнә-тирәгә агулы матдәләр бүлеп чыгара. Мондый төр калдыкларны кабул итү пунктларын зур кибетләрдә яисә махсуслаштырылган компанияләрдә табарга мөмкин. 

Бакча чүпләреннән: иске яфрак, бәрәңге сабаклары, киселгән агачлар шулай ук каты көнкүреш калдыгына керми. Гадәттә, гомумшәһәр өмәләрендә мондый төр чүпләр өчен аерым урыннар билгеләнә. Әгәр аларны контейнерга салсаң, ул тиз арада тулып, мәйданчык янында чүплек хасил булачак.  

Күпкатлы йортларда ремонт уздырган вакытта да төзекләндерү эшенә керешкәнче, алдан идарәче оешма белән үзара килешү төзергә кирәк. Алар, чүпне үзләре тутырып, тиешле урынга алып китәчәк. Чүп җыючы машина контейнердан бушаткан калдыкларны тыгызлый, әгәр анда таш, кирпеч ише каты әйберләр эләгә икән, махсус техника ватылырга мөмкин. 

Куллану вакыты чыккан машина тәгәрмәчләрен дә гади контейнерга ташлау, чүп полигоннарында күмү тыела. Тәртипне бозучылар штрафка тартыла. Аларны күпмедер суммага махсус кибетләрдә я тәгәрмәч монтажлау пунктларында калдырырга мөмкин. Әгәр контейнерга тәгәрмәч шулай да салына икән, төбәк операторы, аны аралап алып, үз хисабына махсус оешмага эшкәртү өчен җибәрергә тиеш булачак. Бу каты көнкүреш калдыклары өчен тарифның үсүенә китерәчәк.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk