Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара авылында Динар Хафизов истәлегенә урам командалары арасында футбол турниры үткәрелде

Очрашуга район башлыгы Сергей Димитриев та килде.

Башка җирлекләрдә яшәүче, спортны үз иткән райондашларымны кызыксындырып, берникадәр күңелләрен кытыклап әйтеп китим әле: инде җиде ел рәттән районда җирлекләр арасында үтә торган спартакиадада зуркукмаралылар чемпион исемен яулый.  Ә бит спортның 15 төре өчен дә авыл халкы арасында катнашучыларны барлау җирлек башлыгыннан зур хезмәт таләп итә. Шөкер, җирлегебездә спорт белән шөгыльләнүчеләр күп безнең. Ышанасызмы, сезон дәвамында Зур Кукмарадагы “Ялкын” спорткомплексына кичләрен волейбол уйнау өчен бишәр, алтышар командалык кеше җыела иде. Футболчыларыбыз да ел саен төрле турнирларда матур күрсәткечләр күрсәтә. Көрәштән кала башка спорт төрләре белән дә кызыксынучылар күп. 


Алай гына да түгел, бездә районда, ә бәлки республикада да  бер җирлек җитәкчесе оештыра алмаган матур традиция барлыкка килде: ел дәвамында җирлектә урамнар арасында спортның ун төре буенча үзебезнең аерым спартакиада үткәрелә. Ул көз көне җиңел атлетика ярышы белән башланып китә, кыш дәвамында волейбол, турникта күтәрелү, баскетбол, дартс, итекле хоккей һәм башка уен төрләре белән дәвам ителеп, май аенда Динар Хафизов истәлегенә үткәрелә торган футбол белән тәмамлана. Бу спартакиадада Зур Кукмара гына түгел, Рудник, Иске Йорт, Янсыбы авылы халкы да бик теләп катнаша. Әлбәттә, үзе мактаганны яратмаса да, әйтми кала алмыйм, бу эшләрнең барысын да җирлегебез башлыгы Ришат Хәнәфиев оештыра. Алай гына да түгел, җиңгән урамга бер тәкә дә бүләк итә. Ә икенче тәкә белән ике зур казанда пылау пешерелеп, район һәм җирлек спартакиадасында катнашучылар кунак ителә.  Бер генә кеше берни дә эшли алмый, бергәләп башкарабыз, дисә дә, аның башлангычында ул тора. 


Район башлыгы Сергей Димитриев та  очрашуга килде.  Бу көнне авылдагы зур, иркен, тирә-ягына агачлар утыртылган стадионда Динар Хафизов истәлегенә урам командалары арасында футбол турниры үткәрелеп, җирлек спартакиадасына нәтиҗә ясалды. Район башлыгының да килүенең сәбәбе шунда: Ришатыбыз  киләчәктә әлеге стадионны (ул элек бәрәңге бакчалары булган) Кукмараның тау чаңгысы базасына килә торган юл белән тоташтырып, биредә кирәкле корылмалар урнаштырып, авылыбызның гына түгел, башка җирләрдән дә килеп, балалар һәм әти-әниләр бергәләп рәхәтләнеп ял итә торган заманча стадион төзү уе белән яна. 


- Илебез нинди генә вәзгыятьтә яшәсә дә, нинди генә авырлыклар булса да, тормышны без биредә дәвам итәргә, эшләргә тиеш, - диде Сергей Димитриев. – Җирлегегез башлыгы бик актив, бар яктан да лидерлар сез. Аның үтенечен тагын да ныклап өйрәнеп, программага кертеп, уңай яктан хәл итәргә тырышырбыз. 
...Шулай итеп, җирлекнең быелгы спартакиадасына нәтиҗә ясалды. Тәкәне  Киров–Тимер юл урамы спортчылары алып китте. Икенчедә – Норма–Подгорная, өченчедә Колхоз урамы командасы калды. Ә, гомумән, спартакиадада 14 команда катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk