Юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән
Соңгы яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән

“Тайота” белән идарә итүче 18 яшьлек егет каршы як полосага чыккан һәм “КАМАЗ” белән бәрелешкән.

Удмуртиядә җиңел машина белән сөт ташучы машина бәрелешү аркасында биш кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Удмуртия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Алабуга-Пермь юлының 104нче чакрымында “Тайота” белән идарә итүче 18 яшьлек егет каршы як полосага чыккан һәм “КАМАЗ” белән бәрелешкән.

Һәлакәт аркасында машина йөртүче һәм аның дүрт пассажиры шунда ук үлгән.

Татар-информ

Фото: 18.мвд.рф

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев