Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ядегәрдә балалар Сабан туе уздырылды

Алар өчен төрле уеннар, спорт ярышлары оештырылды, һәр катнашучыга күчтәнәч, бәйгеләрдә җиңүчеләргә исә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Ядегәр авылында балаларның җәйге ялын оештыру максатында, мәхәллә мәчетендә дини укулар оештырылды. Ун көн дәвамында балалар тәһарәт алу, намаз уку тәртибен, Коръән сүрәләрен һәм көндәлек догаларны өйрәнделәр, әдәп-әхлак темаларына вәгазьләр тыңладылар. Дәресләрне үткәргән Разыя һәм Вәсилә абыстайлар, мәчетнең имам-хатыйбы Гаяз хәзрәт, һәр бала күңеленә ачкыч табып, укуларны мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрергә тырыштылар. Кызыксындыру чарасы буларак, һәр уку көне ахырында шәкертләргә тәмле күчтәнәчләр өләшенде, ахыргы көндә исә һәр балага тәм-том тутырылган пакет бирелде.

Дини укуларның күркәм нәтиҗәсе буларак, мәхәллә активы балалар Сабан туе оештырды. 23 июнь көнне үткән бу кызыклы чарада 4 авыл – Ядегәр, Тарлау, Югары һәм Түбән Шәмәрдән балалары катнашты. Алар өчен төрле уеннар, спорт ярышлары оештырылды, һәр катнашучыга күчтәнәч, бәйгеләрдә җиңүчеләргә исә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ядегәр авылы имамы Гаяз хәзрәт шушы матур, күңелле чараны үткәрергә ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде, балалар өчен шундый бәйрәмнәр киләчәктә дә уздырылыр дигән өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев