Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына языл һәм бүләк от

Газетабызга язылучылар арасыннан затлы, матур бүләгебез – самавыр иясен ачыкларга булдык.

Нәкъ бер айдан җылы, матур бәйрәм – Әниләр көне килеп җитә. Ә әнигә бүләк бирүдән, сөенечтән балкыган күзләрен күрүдән дә рәхәт мизгел юктыр ул. 

Без дә әлеге бәйрәм уңаеннан бүләк ясарга уйладык. Газетабызга язылучылар арасыннан затлы, матур бүләгебез – самавыр иясен ачыкларга булдык. Ә моның өчен бернинди дә авыр һәм катлаулы биремнәрне үтәргә кирәкми, бары тик киләсе яртыеллык өчен «Хезмәт даны» газетасына язылу да җитә. 

Чираттагы акциябезгә старт 28 октябрьдән бирелә, һәм ул 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Шушы вакыт аралыгында газетабызга язылучылар квитанция күчермәләрен безгә юллый алалар. 

Әле шунысы да бар: октябрь һәм ноябрь айларындагы акциядә катнашучылар декабрьдә булачак тагын бер акциядә дә үз бәхетләрен сынап караячак. Әмма аның өчен кабаттан квитанцияне күрсәтү кирәкми, беренче кат бирелгәне махсус журналга теркәлеп куела. Димәк, газетабызга подписка кампаниясе төгәлләнергә ике ай алдан кала язылсагыз, бүләкләр оту шансы да шуның кадәр күбрәк була дигән сүз. 
 
Квитанцияләрне җибәрү өчен: 

  • ватсап номеры – 89534905191,
  • электрон адрес – hezmat_dani@mail.ru,
  • почта адресы – Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 4

 
Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат – «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы – «Хезмәт даны» («Трудовая слава») газетасы редакциясе. Акциянең сроклары – 28.10.2022 – 22.11.2022.  Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-59. Реклама. АО «ТАТМЕДИА». 16+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев