Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Үткән тормышыма яңадан борылып карарга туры килде»: «Аноним алкоголиклар» жәмгыяте әгъзасы Роберт алкоголизм афәтеннән котылуы хакында сөйләде

Шушы көннәрдә генә без Роберт (исеме үзгәртелде) белән очрашып, аның ничек алкоголикка әверелүе һәм әлеге бәйлелектән котылуы турында сөйләштек.

Алкоголизм темасына ни өчен еш кагылуыбыз белән кызыксыныр күпләр. Аның җавабы гади: теләге булган һәркем бу авырудан дәвалана ала. Ә проблема эчкечелекне танырга теләмәү белән турыдан-туры бәйләнгән. Кеше алга таба хәмерсез яши алмый башлый, үзе белән янәшәдәгеләрне дә упкынга тарта...

Шушы көннәрдә генә без Роберт (исеме үзгәртелде) белән очрашып, аның ничек алкоголикка әверелүе һәм әлеге бәйлелектән котылуы турында сөйләштек. 

Сүзне иң элек гаиләсеннән башларга кирәктер. Аның сүзләре буенча, әнисе спиртлы эчемлек куллануны беркайчан да хупламаган, үзенең бертуганнары кебек әтисе дә улы туганчы ук эчкечелектән бакыйлыкка күчкән. Әнисе белән генә тәрбияләнгән Роберт беренче мәртәбә хәмерне 10 яшендә татып карый да кире чыгара. Шул вакытта шундый нәтиҗәгә килә ул: организм күнексен өчен, дозаны әкренләп арттырырга кирәк...

Моның өчен Роберт әнисенең пипеткасын ала. Аның белән әкренләп стаканына алкоголь өсти башлый. Бу очракта Роберт өчен әйләнә-тирәдәгеләр төп роль уйный. Барысы да эчә бит, бигрәк тә бәйрәмнәрдә, мин дә алардан калышырга теләмәдем дип аклый ул үзен. 
Роберт иртә, студент елларында ук өйләнә. Әгәр дә хатыны компаниядә бары тик бер бокал вино яисә башка эчемлек белән чикләнсә, ир исә аяктан егылганчы эчүне кулай күрә. Еллар узу белән, хәмергә тартылуы көчәя генә бара. Моңа Робертның сәнгать өлкәсендә эшләве дә йогынты ясый: ул билгеләп үткәнчә, 90нчы елларда төрле сәбәпләр: гастрольләр, уңышлы премьералар өчен еш «салгалыйлар». 

Балаларының алкоголь яратучы әтиләренә ничек каравы турында кызыксынгач, язмам герое болай дип җавап бирде: «Аларның фикере миңа барыбер иде. Һәр алкоголик өчен шулай ул. Үзеңнән кала һәркемгә төкереп карыйсың. Тик миңа гына уңайлы, миңа гына рәхәт булсын дип яшисең».

Әлбәттә, ир белән хатын арасында низаг булмый калмый. Гаилә башлыгының өйдән ике-өч көнгә чыгып китүе беркемгә дә ошамас иде. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, Роберт акчаны начар эшләми, ләкин даими күңел ачулардан соң гаиләсенә тиеннәр генә алып кайтып бирә. 

«Алкогольгә бәйле кеше — мин һәм минем кебек күпчелек танышларым — мондый принцип буенча көн күрә: беренче урында спиртлы эчемлеккә бәйлелек. Аннан калган акчаның барысын да гаиләмә бирә алам... Очраклы рәвештә тун да бүләк иткәләдем, бер тиенсез утырган чаклар да булгалады, хәтта бәрәңге алырга да тилмердек. Аңлыйсызмы: эчкече ул атынгыч кебек. Алкоголиклар гаиләсендә хатын беркайчан да иренең кәефе кайсы якка үзгәрәсен белми. Бүген ул — искиткеч яхшы, ә иртәгә коточкыч кешегә әверелергә мөмкин. Эчкече буларак холкым Америка "горка"ларына охшаш иде», — ди стажлы, элеккеге алкоголик.

Хәмернең йогынтысы нәтиҗәсендә, Роберт балаларының үсеш чорын бик аз хәтерли. Хәзер аның кызына 23 яшь, ә ирнең хәтер сандыгында хатирәләр бай түгел. Сабыйның тууы, бала табу йортыннан алып кайтуы, кызының беренче сыйныфка укырга баруы, алсу төстәге матур гладиолуслар һәм мәктәп ишегалды гына һаман да күз алдында тора икән. 

Хатыны документларны аерылышырга биргәннән соң, Роберт эчүне ташларга кирәк, дигән төпле фикергә килә. Ул бу хәлне бик авыр кичерә, ә аннары 2009 елда «Аноним алкоголиклар» җәмгыятенә эләгә. Ике елдан соң ир эштәге танышы — булачак хатыны белән очраша башлый.

«„Аноним алкоголиклар“ җәмгыятенә кергәннән соң, үткән тормышыма яңадан борылып карарга туры килде. Бездә үзебезгә бәя бирә торган адым бар. Һәм моны эшләгәч, бу коточкыч хәлдә калуымны күрдем дә хатынымның, балаларымның тормышын төзәтергә кирәклеген аңладым. Шушы программадагы 9нчы адым буенча, мин кешеләргә китергән зыянны капларга тиеш. Моны акча белән санап та, бернинди матди байлык белән кайтарып та булмый, шуңа күрә якыннарыма гомерем буе бурычлымын. Әти кеше буларак балаларыма карата мөнәсәбәтемне яхшыртасым килде», — дип сөйли Роберт.

Аноним алкоголиклар аңа яхшы йогынты ясый. Озакка сузылган омтылышлардан соң ул элеккеге тормыш иптәшенең ышанычын яулый ала. Тора-бара хатыны аңа балалары белән очрашырга рөхсәт итә. Баштарак бары тик якшәмбе, аннары шимбә көнне генә күрешсәләр, ахыр чиктә балалары я әтиләрендә, я әниләрендә торырга күнегә. Әмма бу клубның тискәре ягы да бар икән.

«Программаның минусы шунда ки: моның белән гомереңнең ахырына кадәр шөгыльләнергә кирәк. Клуб әгъзалары әйтмешли, ул яшәү рәвеше булырга тиеш. Минем башка юлым юк. Әлеге программа һәрвакыт үтәлергә тиешле 12 адымнан тора: көн саен намаз уку, үз-үзеңә анализ ясау, сиңа караганда начаррак хәлдә калган һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу. Болар алкоголиклар гына түгел, ә әни, балалар, хатын, хезмәттәшләр. Башкаларга кирәкле һәм файдалы кеше булырга омтылу мөһим. Бу — программаның асылы. Менә шушы 12 адым Аллаһы Тәгаләгә китерә дә инде», — диде Роберт, сүзен тәмамлап.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев