Уңайлык һәм иминлек — беренче урында: Кукмара районы үзәк дәваханәсендә төзекләндерү эшләре бара
Капиталь ремонт тәмамланганнан соң, балаларны дәвалау бүлеге заманча, уңайлы һәм куркынычсыз шартларда эшли башлаячак дип көтелә.
Район үзәк дәваханәсенең балаларны дәвалау бүлегендә төзекләндерү эшләре башлану турында хәбәр иткән идек инде. Яңарту «Стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында алып барыла.
Баш табибның хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Илназ Кәримов сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә эшләрнең 40 проценты башкарылган.
«Төзүчеләр быелның 7 гыйнварында эшкә кереште. Хәзерге вакытта демонтаж тулысынча төгәлләнде: иске плитә, линолеум, идәннең тигезләү катламы кырып чистартылды, кирпеч стена, бетон нигез генә калды, — ди ул. — Бүгенге көндә бинада мәгълүматны тапшыру һәм эшкәртүне тәэмин итә торган инженерлык коммуникация эшләре (слаботочки) 80 процентка үтәлде, электр чыбыклары сузу 50 процент күләмендә башкарылды. Стеналар да шпаклевкалау, штукатурлау өчен тулысынча әзер. Су, җылылык, канализация системалары да өр-яңадан ясала».

Балаларны дәвалау бүлегендә тугыз гомуми палата, шул исәптән берсе — изолятор булачак икән. Көндезге стационар өчен өч урынлык аерым бер палата да каралган.
«Палаталар уңайлы, заманча караватлар, тумбочка һәм башка кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Физик мөмкинлекләре чикле пациентлар өчен дә уңай шартлар тудыру күздә тотыла. Авыруларны кабул итү, табиб, процедура, туклану, ял итү, склад һәм башка ярдәмче бүлмәләр каралган. Бүлек хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен киенү-чишенү, санитария бүлмәләре (бәдрәф, душ) аерым булачак. Проект-смета документларына балалар өчен уңайлы уен зонасы ясау да керде, — ди Илназ Кәримов. — Санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү максатында, бактерицид лампалар урнаштырылачак. Иминлекне тәэмин итү өчен керү-чыгу урыннарында, медицина посты, уен зонасы һәм башка урыннарда унга якын видеокүзәтү җайланмасы куелачак. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре нигезендә янгын турында хәбәр итү системасы да тулысынча яңартыла. Төзекләндерүне җәй ахырына төгәлләү планлаштырыла».
Капиталь ремонт тәмамланганнан соң, балаларны дәвалау бүлеге заманча, уңайлы һәм куркынычсыз шартларда эшли башлаячак дип көтелә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев