Туган як җылысы окопларга барып җитә: Кукмара районы халкы хәрбиләргә ярдәм итә
Манзарас авыл җирлеге халкы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләргә ярдәм итүдә актив катнаша.
Саваплы эш
Махсус хәрби операция (МХО) зонасында хезмәт итүче егетләргә ярдәм итүдә Манзарас авыл җирлеге халкы да актив катнаша.
Хәрбиләргә озак саклана торган азык-төлек, шәхси гигиена кирәк-яраклары, кием-салым, көнкүреш өчен кирәкле әйберләр һәм егетләрнең ихтыяҗын исәпкә алып тупланган башка кирәк-яраклар даими рәвештә җибәрелә.
Манзарас җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина сүзләренә караганда, җирлеккә Өлге, Кәчимир, Киндеркүл, Манзарас авыллары, шулай ук «Көньяк-5», «Көньяк-6» микрорайоннары керә.
— МХО зонасына җирлектән мобилизацияләү вакытында алынучылар да, шулай ук килешү төзеп хезмәт итүчеләр дә бар. Без аларның берсен дә игътибардан читтә калдырмаска тырышабыз. Гуманитар ярдәм җыю турында сүз чыгуга ук, мәдәният йортларында хезмәт куючы кызларыбыз авыл төркемнәрендә хәбәр урнаштыра, ярдәм кабул итү урынын, вакытын һәм көнен билгели, — диде ул.
Бердәмлектә — көч
Яшьләр, гадәттә, акчалата ярдәм күрсәтсә, өлкән буын кирәкле әйберләр алып килә. Шулай ук мәдәният йортларында авыл халкы белән бергә токмач кисү, чәкчәк пешерү, ел фасылларына туры китереп, маскировкалау челтәрләре үрү һәм башка эшләр дә башкарыла.
— Кызларыбыз ярдәмнең һәммәсен барлап, тартмаларга тутырып, исемлекләр әзерли һәм волонтерларга тапшыра. «Урал» җәмгыяте дә җирлегебездән киткән хәрбиләргә, гаиләләренә һәрдаим булышып тора. Авылдашларыбызның бердәм булуы, ярдәм кулы сузуы, волонтерларның тырышлыгы — зур хөрмәткә лаек. Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм, — диде Рашидә Хәбибуллина.
Рашидә Гаян кызы Манзарас авылы клубына зур йөк машиналарында гуманитар ярдәм кайтуын да билгеләп үтте. Җирлектә хезмәт куючы мәдәният хезмәткәрләре районнан махсус хәрби операция вакытында һәлак булган егетләрнең, физик мөмкинлеге чикле булып кайткан хәрбиләрнең гаиләләренә тиешле ярдәмне кабул итү, туплау, тарату эшләрендә дә зур тырышлык куя.
— Бу эшне бер дә авырсынмыйча, савабы булсын дип башкарабыз. Ярдәмне бер көн эчендә әзерләп, исемлек буенча тутырып бетерергә тырышабыз. Аннары әзер пакетларны килеп алып, ияләренә илтеп тапшыралар, — ди Манзарас мәдәният йорты җитәкчесе Руфинә Филиппова.
Тырыш җирлек башлыгы
Җирлек башлыгы үзе дә узган елның көзендә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм илтүдә катнашкан иде.
— Әйе, чыннан да, миңа Ядегәр, Лельвиж, Каенсар җирлегеннән хезмәттәшләрем, волонтерлар белән бергә ерак сәфәрдә булырга туры килде. Без бер атнага якын төрле шәһәрләрдәге хәрби частьларда булып, хәрбиләргә үзебез алып килгән ярдәмне тапшырдык, — ди Рашидә Хәбибуллина. — Украина территориясенә кергәннән соң, юл читендә бик күп агач ботакларыннан торган өемнәрне очратасың. Шул тирәгә якынрак килсәң, эчтән генераторлар эшләгән тавыш ишетелә, ә җир астында исә — тормыш кайный. Анда хәбиләр яши, ял итә. Үз күзләрең белән күргәч кенә, аларның нинди шартларда хезмәт итүләрен тулысынча аңлый башлыйсың.
Райондашыбыз әлеге сәфәре вакытында Казаннан «Рокот» позывнойлы хәрби белән таныша.
— Бер төркем хәрбиләр арасыннан яшь кенә егет, яныма килеп, кайсы районнан булуым белән кызыксынды. Кукмарадан икәнемне белгәч, үзенең дә иптәш егетләре белән безнең якларга еш кайтып йөрүен сөйләде. Шуннан соң ул: «Мөмкинлегегез булганда миңа да посылка җибәрә алмассызмы икән?» — дип мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, каршы килмәдем. Волонтерлар аша аңа тәм-томнар, кирәк әйберләр җибәреп торам, — ди Рашидә апа.
Гуманитар ярдәм алар өчен уртак булса да, исемле посылканы кабул итү — бөтенләй икенче шул. Кайчак кечкенә генә күчтәнәч тә зур сөенеч һәм рухи көч бирә.
— Үзем кайчандыр Казаннан автобусларга утыртып җибәргән егетләр белән очрашып, аларның исән-имин булуларын белгәч, күңелемә бераз тынычлык иңде. Әмма йөрәкнең бер өлеше — һаман шунда, борчылам, хәбәрләрен көтеп алам. Форсат чыкса, тагын барып, егетләрне күреп, хәлләрен белешеп кайтасы килә, — ди Рашидә Хәбибуллина.
Үз әниләре кебек якын
Рашидә Хәбибуллина кайбер хәрбиләрнең аны үз әниләре кебек якын күрүләре турында аерым бер җылылык белән сөйләде.
— Егетләр белән элемтәне өзмибез. СМС-хәбәрләр юллыйлар, фотолар да җибәрәләр, — ди ул. — Әле күптән түгел берсе: «Сез миңа әнием шикелле якын. Догаларыгыз мине саклап йөртә», — дип язган иде. Мондый сүзләрне укыгач, күңел тулып китә.
Манзарас авыл җирлегендә башкарылган эшләр тагын бер кат шуны күрсәтә: фронт белән тыл арасындагы бәйләнеш өзелми. Халыкның бердәмлеге, волонтерларның фидакарь хезмәте, һәр посылкага кушылган җылы сүз һәм догалар Ватан сагында торучы егетләр өчен зур рухи терәк булып тора.
Фото: Руфина Филиппова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев