Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Туембаш тәҗрибәсе – төзеклек һәм бердәмлек үрнәге

Туембашта район авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар узды. Катнашучылар авылны төзекләндерү, үзара салым программасын гамәлгә ашыру һәм халык белән бердәм эшләү тәҗрибәсе белән танышты.

Туембаш элек-электән тырыш, уңган һәм һөнәрле халкы белән дан тота. Авылга килеп керүгә күзгә төзек йортлар, пөхтә каралты-куралар чалына, һәр йорт каршын аллы-гөлле чәчәкләр бизи. 

Җирлек башлыгы Илфат Гарипов әйтүенчә, алар көн саен: «Авылыбызны тагын ничек матуррак һәм уңайлырак итә алабыз?» — дигән уй белән яши. Башкарылган эшләр һәм тупланган тәҗрибә белән танышу максатыннан биредә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендә авыл җирлекләре семинары узды.
Илфат Фәрит улы җирлек башлыклары арасында чын мәгънәсендә «аксакал» санала. Әлеге вазыйфада хезмәт итә башлавына быел 29 ел тулган. Шушы вакыт эчендә нинди генә эшләр башкарылмаган, нинди генә мәсьәләләр хәл ителмәгән!

Туембаш җирлегенә ике авыл керә. Бүгенге көндә биредә 230 хуҗалыкта 735 кеше яши. 

— Республика һәм федераль грантларда катнашабыз, үзара салым программасыннан актив файдаланабыз. Быел һәр сайлаучыдан 2100 сум күләмендә акча җыелды. Элек дәүләттән өстәмә бирелә торган өлеш шактый зур иде, соңгы елларда ул кимеде. Шулай да бу программа ярдәмендә авылларыбыз өчен әһәмиятле эшләр башкарырга мөмкинлек таптык, — ди Илфат Гарипов.

Үзара салым акчалары хисабына Туембаш авылында ике чакрым озынлыктагы юлга асфальт түшәлгән, тыкрыкларга вак таш җәелгән, күперләр төзекләндерелгән, басмалар салынган, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрү өчен махсус мәйданчык булдырылган. Моннан тыш, авыл халкы өчен әһәмиятле булган башка күп кенә мәсьәләләр чишелеш тапкан. Җирлектә нинди генә эшкә алынмасыннар, иң элек авылдашлары белән киңәшләшеп, уртак фикергә килергә тырышалар. 

— Мәсәлән, үзара салым программасы буенча акча җыйганда билгеләнгән сумма ишле гаиләләр өчен шактый җитди чыгым булырга мөмкин. Шуңа күрә һәр проектның әһәмиятен халыкка дөрес итеп аңлату мөһим. Әйтик, 150 метр асфальт җәю өчен һәр сайлаучыдан — 2100 сум, ә 100 метр юл өчен 1500 сум җыярга кирәк. Кайсын сайлыйбыз? Әлбәттә, халык күбрәк һәм яхшырак нәтиҗә бирә торган вариантны өстен күрә. Авыл урамнарына асфальт түшәү эшен җиде ел элек башлап җибәргән идек. Быел, Аллага шөкер, тагын бер грант отып, бу эшне тәмамлый алдык. Моннан тыш, грант ярдәме белән Чуллы авылында да 300 метр юлга асфальт салынды. Киләсе елга аны үзара салым акчалары хисабына дәвам итәргә планлаштырабыз, — ди җирлек башлыгы.

Сабантуй мәйданчыгы да авыл халкы тәкъдиме белән төзелгән.

— Башка җирлекләрдәге мәйданчыкларны күреп, бездә дә шундый урын булдыруны сорадылар. Башта смета, аннары макет әзерләп, авыл төркеменә тәкъдим иттек. Проектның бәясе 2 миллион 150 мең сум тәшкил итте. Әлеге сумманы ике ел дәвамында түләп бетерергә килештек, — дип аңлата Илфат Фәрит улы.

Авыл җирендә эш юк дип зарланып утырмыйлар. Һәркем үз мөмкинлегенә карап хезмәт итә. Хатын-кызларның күпчелеге «Тойма» хуҗалыгының җиләклегендә эшли, ир-атлар, бригадаларга берләшеп, төзелешләрдә хезмәт куя. Шәхси хуҗалыкларда мал-туар асраучылар да күп. Үз эшен башлап җибәрүчеләр дә бар.

Әлбәттә, яшьләрнең шәһәрләргә китү тенденциясе Туембашны да читләтеп узмый. Әмма туган авылына кире әйләнеп кайтучылар да бар. Бүген балалар бакчасына егермегә якын сабый йөри, мәктәптә 55 укучы белем ала.

— Безнең кечкенә генә җирлек өчен бу бик яхшы күрсәткеч. Авылда ташландык нигезләр юк диярлек. Буш участокларны читтән кайтучылар сатып ала. Алар арасында бу як кешеләре булмаган гаиләләр дә бар. Чөнки авылда яшәргә бөтен шартлар тудырылган: социаль учреждениеләр эшли, парклар, чишмәләр, балалар уен мәйданчыклары бар. Өч бөя төзекләндерелеп, аларга балыклар җибәрелде, — ди Илфат Гарипов.

Җирлек башлыгы сүзләренчә, авыл халкы белән очрашулар вакытында төрле тәкъдимнәр яңгырый: кемдер элмә такталарны яңартырга кирәк дип саный, кемдер авылга керү юлларына догалы банерлар урнаштырырга тәкъдим итә. Әмма авылны матурлауда иң арзанлы һәм иң нәтиҗәле юл булып яшелләндерү эше тора.
— Төрле куаклар, җимеш һәм декоратив агачлар утырту зур чыгымнар таләп итми. Бу юнәлештә без инде шактый эш башкардык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев