Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Өскебаш авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Түбән Өскебаш авыл җирлегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе җитәкчесенең урынбасары Айгөл Әхмәтшина һәм аның җитәкчелегендәге эшче төркем катнашында хисап җыелышы узды. Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Җирлек башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗановның сүзләренә караганда, җирлеккә кергән 4 авылда 843 кеше яши. 2023 елда 1 бала дөньяга килгән, 14 кеше вафат булган, 2 яшь пар гаилә корган һәм ике пар аерылышкан.

Түбән Өскебашта унбер еллык мәктәп эшли. Башка авыллардан балаланы автобус йөртү оештырылган. Мәктәптә барлыгы 27 бала белем ала.

— Җирлек халкының төп өлеше терлек асрап көн күрә. Мал саны 542не тәшкил итә, шуның 131е — савым сыерлар. Кәҗә сарыклар — 503, атлар — 57, умарта — 492, — дип санап китте җирлек башлыгы. — «Уңыш» җәмгыяте пай җирләре өчен 3720 сумлык продукция бирде. Бүгенге көндә җирлектәге 16 кеше әлеге хуҗалыкта хезмәт куя.

Шулай ук Нургаян Мөхәммәтҗанов үзара салым программасының үтәлешенә, алда башкарыласы эшләргә дә тукталды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айгөл Әхмәтшина районда программаларның үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Җыелышта шулай ук «Уңыш» хуҗалыгы директоры Раил Галимуллин, участок инспекторы Фәнзил Әхмәтгалиев, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Руслан Шәрипов һәм башкаларның чыгышлары тыңланды.

Җыелыш азагында хезмәт алдынгылары бүләкләнде, сорауларга җаваплар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев