Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тигез юллар артында — тырыш хезмәт: Өлге-Иске Юмья автоюлында капиталь ремонт эшләре башкарыла

Әлеге объектта капиталь ремонт ясау «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләренә йөкләнгән.

Юл төзелеше

«Татарстан Республикасында автомобиль юлларын төзү һәм капиталь ремонтлау» программасы кысаларында Өлге-Иске Юмья автоюлының бер өлешендә (Камышлыдан соң Березняк юнәлешендә) капиталь ремонт эшләре башкарыла. Биредә төзекләндереләсе юлның озынлыгы — 5,048 чакрым. Быел исә 1,380 чакрым өлеше яңартылачак. 

Әлеге объектта капиталь ремонт ясау «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләренә йөкләнгән. 

— Без эшкә 12 июльдә керештек. Иң элек юлның тузган асфальт-бетон өслеген фрезерладык. Шул вакытта төп юл вакытлыча ябылды, ә автомобильләр өчен дамба астыннан әйләнеп узу юлы оештырылды. Хәзерге вакытта транспорт чаралары шуннан йөри, — ди грейдер машинисты Фәнис Минзин.

Биредә төзекләндереләсе юлның озынлыгы — 5,048 чакрым. Алсу Сәләхетдинова фотосы.
Быел юлның 1,380 чакрым өлеше яңартылачак. Алсу Сәләхетдинова фотосы.

Күмәк эш

Юлның нигезе нык булсын һәм озак еллар хезмәт итсен өчен йомшак, дымлы балчык катламы җыеп алына. Бары тик шуннан соң гына нигез әзерләнә: башта ком, алга таба вак таш катнашмасы җәелә, соңгы этапта ике кат асфальт түшәләчәк.

— Минем вазыйфам — грейдер белән юл өслеген тиешенчә тигезләп, киләсе эш этапларына әзерләү. Хезмәтемне яратам, шуның өчен һәр объектта күңелемне биреп эшлим, — ди ул. 

Фәнис Минзинның әтисе Фирдүс абый да күп еллар дәвамында юл төзелеше оешмасында техника иярли. Ул без килгәндә башка объектта иде.

Грейдер машинисты Фәнис Минзин. Алсу Сәләхетдинова фотосы.
Грейдер машинисты Фәнис Минзин. Алсу Сәләхетдинова фотосы.

— Әти белән бер оешмада хезмәт кую — үзе бер горурлык. Ул миңа кирәк вакытта тәҗрибәсенә таянып киңәшләрен бирә, эшнең нечкәлекләренә өйрәтә. Мин дә аның ышанычын акларга, үз хезмәтемне намус белән башкарырга тырышам, — ди ул.

Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтик, Фәнис быел Арча районында узган һөнәри осталык бәйгесендә катнашып, «Иң яхшы төягеч шоферы» номинациясендә беренче урынны яулаган. Бу уңыш — аның хезмәткә җаваплы каравы, техниканы камил белүе һәм тырышлыгы нәтиҗәсе.

Юл ремонтына бер дистәгә якын заманча техника җәлеп ителгән. Алсу Сәләхетдинова фотосы.
Юл ремонтына бер дистәгә якын заманча техника җәлеп ителгән. Алсу Сәләхетдинова фотосы.

Объектта эш «кайный»

...Бүгенге көндә объектта, чын мәгънәсендә, эш «кайный». Юл ремонтына бер дистәгә якын заманча техника җәлеп ителгән: экскаваторлар иске туфрак катламын казып ала, КамАЗ машиналары аны карьерга ташый, ә грейдерлар юл нигезен тигезли. 

— Һава торышы белән бәйле тоткарлыклар булганы юк. Җәйге көн бит: шул арада яңгыр явып китә дә, эссе кояш җирне тиз арада киптереп куя. Шуңа күрә эшне графиктан тайпылмыйча алып барабыз. Барлык техника төзек хәлдә, һәркем үз вазыйфасын белеп башкара. Максатыбыз — юлны сыйфатлы итеп, билгеләнгән вакытта куллануга тапшыру, — ди юл төзүчеләр. — Юл ремонты барган урыннарда автомобиль йөртүчеләр тизлек режимын, имин араны сакласыннар, юл билгеләренә игътибарлы булсыннар иде. 

Су ташу өчен көйләнгән, юл щеткасы белән җиһазландырылган КамАЗ автомобиле шоферы Мансаф Гарифуллин — күпьеллык тәҗрибәгә ия механизатор. Аның белән дә әңгәмә корып алдык. 

— Мәктәптә укыганда ук трактор йөртү таныклыгы алдым һәм армиягә кадәр дә, аннан соң да 4 еллап тракторда эшләдем. Алга таба элеккеге «Сельхозтехника» оешмасында шактый еллар КамАЗ шоферы булып хезмәт куярга туры килде. Төрле районнарга командировкаларга барып, уракта, чөгендер җыюда катнашулар бүгенгедәй истә. Металл савыт-сабалар заводында төягечтә (погрузчик) дә эшләдем, — ди Мансаф абый.

КамАЗ автомобиле шоферы Мансаф Гарифуллин. Алсу Сәләхетдинова фотосы.
КамАЗ автомобиле шоферы Мансаф Гарифуллин. Алсу Сәләхетдинова фотосы.

«Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогына исә ике ел элек килгән. Һәр эшнең үз җаваплылыгы бар шул.

— Миңа юл нигезен су белән дымлап тору, объекттагы чисталыкны булдыру бурычы йөкләнде. Машинам 12 тонна су сыйдырышлы, шуңа күрә эш барышында кирәкле участокларны су белән өзлексез тәэмин итә алам. Киләчәктә дә исән-имин эшләргә язсын, — ди ул. 

Яхшы юллар үзеннән-үзе барлыкка килми. Алар юл төзүчеләрнең маңгай тире, һөнәри осталыгы һәм җаваплы хезмәте нәтиҗәсендә туа. Бүген әлеге объектта башкарылган һәр эш иртәгә меңләгән кешенең хәвефсез һәм уңайлы юл йөрүенә хезмәт итәчәк.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев