Балаларга “Әгәр...” уены да тәкъдим ителде
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенең II коррекция төркеменә йөрүче балалары өчен “Терроризм күренешләрен кисәтү” дигән видеофильм карау оештырылды. Әлеге чараның максаты: терроризмның куркыныч “йөзе”н ачу, аннан саклану юллары турында фикер алышу; гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, терроризм актлары белән бәйле кискен хәлләрдән чыгу юлларын өйрәнү иде. Соңыннан балаларга “Әгәр...” уены тәкъдим ителде, дип хәбәр итте II коррекция төркеме тәрбиячесе Альбина Кәримова.
Нет комментариев