Татарстанның Россельхознадзор белгече: Чыршы сатып алыр алдыннан документ таләп итәргә кирәк
Җылы көннәрдә активлашкан корткыч коңгызлар чыршы белән бергә торакка эләгеп таралырга мөмкин.
Яңа ел бәйрәменә әзерлек белән бергә күңелле мәшәкатьләр дә башлана. Күпләр шулай ук бәйрәм күрке — чыршы да әзерләү белән дә кызыксына башлый.
Әмма аномаль җылы һава торышының Яңа ел чыршылары ияләре өчен күңелле булмаган сюрприз китерергә мөмкинлеген онытырга ярамый. Җылы көннәрдә чыршы мыеклары, башка корткыч коңгызлар активлаша ала. Алар чыршы белән бергә торакка эләгеп таралырга мөмкин. Коңгызлар һәм мыеклылар агач конструкцияләргә зыян китерсә, мондый бәла белән көрәшергә авыр булачак. Шуңа күрә чыршыны сатып алыр алдыннан әлеге товарның фитосанитар хәле турында документ таләп итәргә кирәк (фитосанитар контроль акты).
Уяу булыгыз һәм күңелсезлекләр сезне читләтеп үтсен!
Рәис Фәттахов, Татарстан Республикасының Россельхознадзор белгече
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев