Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанлыларның 2026 елда пенсияләре артачак

2026 елда минималь социаль пенсия күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк.

Киләсе елда татарстанлыларның пенсияләре индексацияләячәк. Республика пенсионерларының түләүләре күпмегә артачагы турында «Татар-информ» яза.

1 апрельдән социаль пенсияләрне 6,8 процентка индексацияләү планлаштырыла. Бу күрсәткеч фаразлана торган инфляция дәрәҗәсенә туры килә.

Социаль пенсиянең берничә төре бар:

  • картлык буенча,
  • инвалидлык буенча, 
  • туендыручыны югалту буенча,
  • ятим балалар өчен.

Картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясе түләнмәгән пенсионерларга билгеләнә. Аны алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм кимендә 30 пенсия баллы булырга тиеш.

Социаль пенсияләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк, моның өчен бернинди документлар да бирергә кирәкми. 2026 елда минималь социаль пенсия күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк. Әмма бу пенсионер ала торган бердәнбер түләү булган очракта, аның керемен яшәү минимумына кадәр арттыру өчен өстәмә социаль түләү бирелә. Яшәү минимумы Татарстанда киләсе елда 16 098 сум тәшкил итәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев