Татарстанга чит ил гражданнарының 58 проценты эшкә урнашыр өчен килә
Шулай ук чит ил гражданнары безгә белем алырга яисә дәваланырга килә, соңыннан күбесе гаиләләре белән республикада яшәргә кала.
Татарстанда мигрантларның 58 проценты республикага эшкә килә. Бу хакта «Безнең йорт — Татарстан» журналы белән әңгәмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
«Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе статистикасы нигезендә, чит ил гражданнарының 58 проценты Татарстанга эшкә килә. Шулай ук чит ил гражданнары безгә белем алырга яисә дәваланырга килә, соңыннан күбесе гаиләләре белән республикада яшәргә кала», — диде Мөхәммәтшин.
Шул ук вакытта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республика хөкүмәте мигрантларны адаптацияләү юнәлешендә алып барган эшкә игътибар итте. Квартал саен түгәрәк өстәлләр үткәрелә, анда милли берләшмәләр лидерларына миграция законнарындагы үзгәрешләр турында хәбәр итәләр һәм килеп чыккан сорауларны оператив хәл итәләр. Мондый чаралар республика муниципалитетларында да оештырыла.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев