Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән йөртүче хастаханәдә үлгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән йөртүче хастаханәдә үлгән

Юлда «Мерседес» йөк машинасы белән «Шкода» җиңел машинасы бәрелешкән.

Татарстанда фура белән «Шкода» бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң, җиңел машина йөртүчесен аңсыз килеш хастаханәгә алып киткәннәр, соңрак ул шунда үлгән. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Бүген республиканың Чүпрәле районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Яңа Үби бистәсеннән ерак түгел юлда «Мерседес» йөк машинасы белән «Шкода» җиңел машинасы бәрелешкән.

«Авариядә чит ил машинасы йөртүчесе каты имгәнгән. Аны аңсыз килеш хастаханәгә илткәннәр», — дип сөйләде авария шаһитлары.

Табиблар йөртүчене коткарып ала алмаган, ул хастаханәдә үлгән.

 

фото: очевидцы


Нет комментариев