Татарстанда «Хәләл» туклану системасын кертү турында түгәрәк өстәл оештырыла
Татарстан предприятиеләре өчен сыйфатлы туклану оештыру тотрыклылыкны һәм җитештерүчәнлекне арттыруның мөһим факторы булып тора.
3 декабрьдә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан предприятиеләрендә «Хәләл» туклану системасын кертүгә багышланган түгәрәк өстәл узачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Түгәрәк өстәл «Татарстан предприятиеләрендә хезмәткәрләр өчен туклануны оештыруда хәләл стандартларын кертүнең төп аспектлары» темасына багышланачак. Чара эшкуарлык һәм дин белгечләре арасында тормыш сыйфаты, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшмәкәрләр өчен яңа мөмкинлекләр турында сөйләшү өчен төп мәйданчык булачак.
Татарстан предприятиеләре өчен сыйфатлы туклану оештыру тотрыклылыкны һәм җитештерүчәнлекне арттыруның мөһим факторы булып тора.
«Хәләл» стандартын кертү — туклануның гомуми сыйфатын арттыру һәм күп конфессияле коллективларга хөрмәт күрсәтүнең нәтиҗәле юлы. Бу корпоратив культурага һәм эш нәтиҗәләренә уңай тәэсир итәчәк», — дип билгели оештыручылар.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев