Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 33 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 33 яңа очрагы ачыкланган

11 кеше хастаханәгә урнаштырылufy, 22 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлану буенча 33 яңа очрак ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

11 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана. Барлык очраклар да элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда – 18, Чаллыда – 1, Биектау районында – 3, Саба районында – 2, Актаныш, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Менделеевск, Яңа Чишмә, Питрәч, Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 5126 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3979 кеше терелгән.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев