Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 91 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 91 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 13375 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 91 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 23 кеше хастаханәгә салынган, калган 68 кеше өендә дәвалана. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 56 очрак. Икенче урында - Яр Чаллы, анда 11 очрак. Өченче урында Түбән Кама районы - 5 очрак. Әлмәт, Кукмара районнарында 3әр, Биектау, Зәй, Саба  районнарында - 2шәр, Әтнә, Югары Ослан, Лениногорск, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Тукай районнарында - берәр очрак.  

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 13375 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10738 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев