Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 47 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бу бөтен вакыт эчендә 8596 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 47 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 11 кеше хастаханәгә салынган, калган 36 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 21 очрак. Норлат һәм Саба районнарында - 5әр, Балтач районында - 3, Чүпрәле, Лаеш, Спас, Чистай районнарында - 2шәр, Бөгелмә, Баулы, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 8596 Covid-19 очрагы теркәлгән, 7644 кеше терелгән.
Коронавирус инфекциясе корбаннары саны 112гә җитте.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев