Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 58 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 58 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 8874 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 58 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 8 кеше хастаханәгә салынган, калган 58 кеше өендә дәвалана. Дүртесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 34. Яр Чаллы, Норлат районнарында – 4әр, Лаешта – 3, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында – 2шәр, Аксубай, Арча, Әтнә, Бөгелмә, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч, Саба һәм Спас районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 8874 Covid-19 очрагы теркәлгән, 7827 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев