Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 100гә кимегән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 100гә кимегән

Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 177 мең 409 кеше коронавирус белән авырган.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими бара. Соңгы тәүлектә 683 кеше авыру йоктырган. Алдагы көнне 783 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган иде, дип яза «Татар-информ» МА.

39 кешене хастаханәгә озатканнар. 683 кеше терелеп чыккан.

Татарстан Республикасында пандемия башланганнан бирле барлыгы 177 мең 409 кеше коронавирус белән авырган.

Фото: «Татар-информ» МА

 


Нет комментариев