Татарстанда хастаханәгә салынган балалар саны егермегә җитте
Соңгы яңалыклар

Татарстанда хастаханәгә салынган балалар саны егермегә җитте

Үзәк район хастаханәсендә 1-6 сыйныф укучыларын тикшерәләр.

Актанышта хастаханәгә салынган балалар саны егермегә җиткән.

Алдан «Татар-информ» үз чыганагына сылтама белән, 16 укучыны хастаханәгә салганнар дип хәбәр иткән иде.

Хәзер Актаныш Үзәк район хастаханәсендә 1-6 сыйныф укучылары ята. Өч укучының хәле уртача авырлыкта булуы, калганнары җиңелчә зыян күрүе турында билгеле. Район хастаханәсе педиатрлары иртәдән бирле мәктәптә калган укучыларны тикшерәләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ»га Актаныш Үзәк район хастаханәсе табиблары балаларга кирәкле квалификацияле ярдәм күрсәтәләр, дип сөйләделәр.


Нет комментариев