Татарстанда йөк транспорты өчен сезонлы чикләүләр кертелә
Мондый чаралар Татарстанда ел саен кертелә. Узган ел алар 377 юл участогында гамәлдә булды.
Татарстан Республикасы территориясендә 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр кайбер автомобиль юлларында йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Алар гомуми озынлыгы 6,3 мең чакрымнан артык булган 392 юл участогын колачлый.
Чикләүләр күчәренә 6 тоннадан артык йөкләнеш туры килгән транспорт чараларына кагыла. Бу чаралар язгы чорда юл өслеген саклау максатыннан кертелә, чөнки нәкъ менә шул вакытта юллар аеруча зыян күрергә мөмкин.
Шул ук вакытта кайбер транспорт төрләре өчен чикләүләр каралмаган. Алар арасында азык-төлек, дару препаратлары, ягулык, орлык һәм ашлама ташучы машиналар, пассажир автобуслары, шулай ук гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашучы транспорт чаралары бар.
Моннан тыш, җәйге чорда да өстәмә чикләүләр гамәлдә булачак. 20 майдан 31 августка кадәр һава температурасы +32 градустан югары булганда, асфальт юлларда авыр йөк транспортына 10:00дән 22:00гә кадәр хәрәкәт итү тыелачак.
Мондый чаралар Татарстанда ел саен кертелә. Узган ел алар 377 юл участогында гамәлдә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев