Татарстанда яңа уку елына мәктәп каникуллары даталары билгеле
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яңа уку елына мәктәп каникуллары даталары билгеле

Җыелышларда ата-аналарга каникуллар турында мәгълүмат җиткерелгән.

Татарстанда 2025-2026 уку елына мәктәп каникуллары даталары билгеле булды. «Вести Татарстан» хәбәр иткәнчә, җыелышларда ата-аналарга шул турыда мәгълүмат җиткерелгән, дип яза «Татар-информ».

Көзге каникуллар 27 октябрьдә башланып, 6 ноябрьдә тәмамлана.

Кышкы каникуллар 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Яз көне укучылар 28 марттан 5 апрельгә кадәр ял итәчәк.

Җәйге каникуллар 27 майда башлана.

Беренче сыйныф укучылары өчен 16-22 февральдә өстәмә ял көннәре каралган.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев