Татарстанда «ЭКОяз-2026» экологик марафоны старт ала
Быелгы «ЭКОяз» Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана.
1 апрельдән Татарстан Республикасы территориясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында «ЭКОяз-2026» республика бәйгесе башланачак. Бу хакта Казанда узган брифингта Азат Җиһаншин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бәйге сигез атна дәвам итәчәк һәм изге эшләр марафоны форматында узачак. Узган ел әлеге акциядә 1100 гаилә катнашып, төбәкнең чисталыгын саклауга үз өлешен керткән.
Быелгы «ЭКОяз» Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана. Министр республика халкын әлеге экологик акциягә актив кушылырга чакырды.
Икеайлыкның төп чараларының берсе — гомумреспублика өмәсе — 25 апрельгә билгеләнгән. Аны үткәрү урыны халык фикере нигезендә сайлап алыначак.
Бу максаттан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы социаль челтәрләрдә тавыш бирү башлап җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев