Татарстанда декабрь башында һава торышы нинди булачагы билгеле
Декабрьнең беренче атнасында җилнең юнәлеше еш үзгәрәчәк, әмма аның тизлеге секундына нибары 2-3 метрдан артмаячак.
«МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткәнчә,Татарстанда кыш башында явым-төшемсез һәм карсыз җылы һава торышы сакланачак. Температура нормадан 8-10 градуска җылырак. Бу декабрь башы өчен нормаль температура күрсәткеченнән экстремаль зур тайпылыш, дип яза «Татар-информ» МА.
Дүшәмбе республикада төнлә +2 градуска кадәр, ә көндез +4 градуска кадәр җылыта. Явым-төшем көтелмәсә дә, һава торышы болытлы булачак.
«Сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр республикада һәм аның башкаласында төнге сәгатьләрдә −1 градуска кадәр суыта. Чәршәмбе төнлә бераз кар яву ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми, температура +1..+3 градус була», — диде Александр Ильин.
Декабрьнең беренче атнасында җилнең юнәлеше еш үзгәрәчәк, әмма аның тизлеге секундына нибары 2-3 метрдан артмаячак.
Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе республиканың зур өлешендә төнлә катнаш фазадагы явым-төшем көтелә. Көндез исә явым-төшем булмый. Иртән томан фаразлана.
«Җомга кичен республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында бераз кар яварга мөмкин. Бу районнарда температура көндез 0 градус чамасы, ә кичен −3 градус чамасы була», — дип билгеләп үтте синоптик.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев