Соңгы яңалыклар

Татарстанда автомобиль юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән

Юл һәлакәте кичә төнлә Казан — Малмыж юлында булган.

Татарстанда Ford автомобиле төнлә юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән. Бу хакта «Татар-информ» МА.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт Казан-Малмыж юлының кырыгынчы чакрымында 23.30 сәгать тирәсендә булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, Ford автомобиле белән идарә итүче 28 яшьлек ир-ат иминлек тизлеген сакламаган һәм караңгыда юлда яткан-ир-атны күрмичә таптаткан.

Җәяүле алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән. 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев