Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда авариядә өч кеше зыян күргән

«Лада» машинасы йөртүчесе, юлның буш булмавына инанмыйча, алда барган автомобильне узып китү өчен каршы якка чыккан.

Кичә кич Татарстанның Тукай районында Чаллы-Борды трассасында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. «Татар-информ»ның Чаллыдагы хәбәрчесе Валентин Кулагин шул турыда хәбәр итте.

Ачыкланганча, «Лада» машинасы йөртүчесе, юлның буш булмавына инанмыйча, алда барган автомобильне узып китү өчен каршы якка чыккан. Нәтиҗәдә, ул каршысында хәрәкәт итә торган Mercedes машинасы белән бәрелешкән.

Авариядән соң «Лада» йөртүчесен Чаллы хастаханәсенә алып киткәннәр, аның баш мие селкенгән, башы имгәнгән һәм аяк табаны берничә урыннан сынган. Аның белән бергә барган пассажир хатын-кызның кабыргалары һәм тезе сынган. Чит илдә ясалган машина йөртүчесенең күкрәк читлегенә зыян килгән, ул хастаханәгә алып китүдән баш тарткан.

Фото: Валентин Кулагин / «Татар-информ» МА
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk