Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда +8 градуска кадәр җылыта

Республика антициклон перифериясендә булачак.

Атна уртасында кыска вакытлы салкыннан соң Татарстанда җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәк хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 15 һәм 16 мартта, республика антициклон перифериясендә булачак. Якын атмосфера фронты аркасында 15 мартта урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр булачак. Һава температурасы төнлә 0-5 градус һәм көндез 2-8 градус җылылык тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 17 һәм 18 мартта, кайбер урыннарда катнаш характердагы кечкенә явым-төшемнәр булырга мөмкин. 17 март көнне һава температурасы төнге сәгатьләрдә -1дән +3 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +3тән +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 18 март көнне температура фоны тагын түбәнәйәчәк: төнлә -2дән -7 градуска кадәр һәм көндез +1дән +5кә кадәр булыр дип көтелә.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk