Татарстанда 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән

Яшүсмернең балыкка дип китеп баруы һәм әйләнеп кайтмавы билгеле

Түбән Кама шәһәре янында күлдә балык тотканда 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән, дип яза "Татар-информ".

"Кичә 23.30 сәгатьтә "Индустрия" бакчачылык ширкәте янындагы күл буенда 16 яшьлек бала мәете табылды. Аны хокук саклаучылар тапты һәм туганнарына тапшырды", - дип сөйләделәр министрлыкта.

Яшүсмернең балыкка дип китеп баруы һәм әйләнеп кайтмавы билгеле. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

фото: архив, Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны" 

 


Нет комментариев