Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан халкы коррупция фактлары турында активрак хәбәр итә башлаган

Коррупция фактлары турында 222-60-30 -ышаныч телефоны аша хәбәр итәргә була.

Татарстан халкы коррупция фактлары турында активрак хәбәр итә башлады, дип сөйләделәр республика Юстиция министрлыгында. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, гражданнарның коррупциягә каршы тору системасына кызыксынуы арта.

Юстиция министрлыгында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Виктория Леонидова сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре уңай тенденция күрсәтә.

"Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, гражданнарның 43,4% ы коррупция фактлары турында хәбәр итәргә әзер, шул ук вакытта 2024 елда бу процент 37% тәшкил иткән. Коррупция турында хәбәр итәргә кирәк дип санамаучылар саны 9,6% ка кадәр кимеде. Бу Коррупциягә каршы көрәш системасына ышаныч артуын күрсәтә", - дип билгеләде ул.

Юстиция министрлыгында коррупция фактлары турындагы хәбәрләрнең ышаныч телефоны 222-60-30 аша кабул ителүен искә төшерәләр. Мөрәҗәгатьләр министрлыкның үзенә, Дәүләт юридик бюросына һәм Татарстан Җәмәгать судьялары аппаратларына кагыла. Ведомство тапшырыла торган мәгълүматларның тулы конфиденциальлеген гарантияли.

Киңәйтелгән җавап алу өчен мөрәҗәгать итүчеләргә үз мәгълүматларын – ФИО, почта яки электрон адрес, контакт телефонын күрсәтергә һәм мөрәҗәгатьнең асылын җентекләп тасвирларга киңәш итәләр.

Министрлыкта республика халкын актив гражданлык позициясе күрсәтергә һәм коррупцион хокук бозулар фактларына битараф калмаска чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев