Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан Рәисе «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә кушылды

Акциядә авыр тормыш хәлендә булган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм 3-17 яшьлек ятим кызлар һәм малайлар, шулай ук махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балалары катнаша.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында балаларның теләкләрен тормышка ашырачак. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Лисичанскида яшәүче 8 яшьлек Алена Казанга килә алачак, 13 яшьлек Елизаветага гитара бүләк итәчәкләр, ә 6 яшьлек Илданга мольберт алып бирәчәкләр.

Акция традицион рәвештә Яңа ел алдыннан үтә. Анда авыр тормыш хәлендә булган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм 3-17 яшьлек ятим кызлар һәм малайлар, шулай ук махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балалары катнаша. Һәр бала, үзенең Яңа ел теләген язып, чыршыга шар элә.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев