Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазыйфасыннан вакытыннан алда киткән
«Кадерле дуслар! Бу уйланган, төптән кабул ителгән карар», — дип белдерде ул чыгышында.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазыйфасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте. Бүген ул парламент башлыгы вазыйфасында соңгы сессия утырышын үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
«Минем тарафтан вәкаләтләремне вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Гаризаны имзалап, секретариатка тапшырдым», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Кадерле дуслар! Минем өчен бүген мөһим көн. Бүгенге утырыш аерым бер үзенчәлеккә ия. Рәсми вәкаләтләремне туктату турында игълан итәм. Бу уйланган, төптән кабул ителгән карар», — дип белдерде ул чыгышында.
Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы каршында чыгыш ясап, Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт белдерде.
Фото: Владимир Васильев/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев