Таксига заказ биргәндә балалар урындыклары турында онытмагыз: яңа таләпләр кертелә
Сентябрьдә Дәүләт Думасы штраф суммасын 5 мең сумга күтәрү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Такси йөртүчеләрне автомобильдә балалар креслолары йөртергә мәҗбүр итәргә кирәк. Эконом-класста кимендә бер, ә комфорт-класста кимендә ике һәм аннан да күбрәк кресло булырга тиеш. Бу хакта демография, гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне яклау буенча Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко әйтте дип яза ТАСС. Бу хакта «Татар-инофрм» МА хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, балаларны иминлектә йөртү һәр такси өчен мәҗбүри шарт булырга тиеш.
Сергей Рыбальченко мондый таләпләрне закон дәрәҗәсендә ныгытырга кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, балалар өчен креслолар, шул исәптән яңа туган балалар өчен дә креслолар булу нормаларын таксомотор хезмәтләрен лицензияләү кагыйдәләренә кертергә кирәк.
Хәзер бала белән бару өчен пассажирлар машинага махсус тариф буенча заказ бирергә яки балалар креслосы кирәк булуны алдан ук күрсәтергә тиеш. Юкса, автомобиль бустерсыз килергә мөмкин.
Баланы креслосыз йөрткән өчен 3 мең сум штраф гамәлдә. Ә сентябрьдә Дәүләт Думасы штраф суммасын 5 мең сумга күтәрү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Бер яшькә кадәр балаларны автолюлькада, бер яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларны креслога утыртып йөртәләр. Бары тик 12 яшьтән олырак һәм буйлары 150 сантиметрдан озынрак балалар креслосыз йөри ала.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев