Соңгы тәүлектә Татарстанда биш кеше коронавирустан үлгән
Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 638 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.
Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда биш кешенең үлеменә китергән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1932, 1949, 1957, 1951, 1959 елларда туган хатын-кыз бар.
Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 638 очракка җиткән.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев