Шәмәрдән-Казан трассасында җиңел машина белән бәрелешкән «Порше» юл читенә төшкән
Соңгы яңалыклар

Шәмәрдән-Казан трассасында җиңел машина белән бәрелешкән «Порше» юл читенә төшкән

Авариядә зыян күргән внедорожник йөртүчесен ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаталар

Татарстанның Саба районында внедорожник «Порше» «Шкода» җиңел машинасы белән капма-каршы бәрелешеп, юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Кичә төн уртасында Шәмәрдән-Казан трассасында «Порше Кайен» «Шкода Рапид» автомобиле белән бәрелеште, аннары юлдан дамба астына төшеп китеп капланды», - дип сөйләде шаһитлар.

Авариядә премиум-класслы внедорожник йөртүчесе зыян күрә. Ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында Саба районы үзәк хастаханәсенә китерәләр.
 

фото: очевидцы

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев