Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем тәүге тапкыр әти-әни булды
Сабыйның авырлыгы 3 845 грамм, озынлыгы 56 сантиметр, дип хәбәр итте Гүзәлем Инстаграм битендә
7 гыйнварда 11 сәгать 41 минутта Казанда татар эстрадасы җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең кызлары туды, дип яза tatar-today.ru.
Сабыйның авырлыгы 3 845 грамм, озынлыгы 56 сантиметр, дип хәбәр итте Гүзәлем Инстаграм битендә. “Тәүге тапкыр әни булдым. Без сине бик көттек”, дип яза ул. “Гаиләбезгә рәхим ит кызыбыз Мәдинә! 07.01.2019 11:41 3845 грамм 56 сантиметр Аллаһ Бөек!”, дип уртаклашкан яшь әти Салават Миңнеханов шулай ук Инстаграм битендә.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев